13 Февраля 2019

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясенең  киңәйтелгән утырышы  узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,  Татарстан  Республикасы Дәүләт Киңәшчесе   Минтимер Шәймиев, Татарстан  Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин,    Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин, республика министрлыклары  һәм   ведомстволары  җитәкчеләре, муниципаль районнар  башлыклары,  районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар  катнашты.  

Агросәнәгать комплексының  2018 елгы  эшенә  йомгаклар    һәм  агымдагы  елга  бурычлар турындагы  нотык  белән   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  чыгыш  ясады.  

Марат  Әхмәтов үз чыгышында,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының  тулаем  продукциясе  күләме  2018 елда    376 млрд. сум,  ягъни  Татарстан  Республикасы тулаем продуктының   (ВРП) 13,3%ын тәшкил итте,  дип билгеләп  үтте.   Шул  исәптән  азык-төлек  сәнәгате –  160 млрд сум, авыл  хуҗалыгы  – 216 млрд сум.

 «Идел  буе  федераль  округында  без  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  буенча  тотрыклы  рәвештә  беренче  урында  торабыз.  Уңдырышлы  авыл  хуҗалыгы  җирләренең   10%ында  без  ике  мәртәбә  артык  продукция  алабыз.  Ә ил  буенча  өчлектәге алдынгылыкта  Белгород өлкәсе  безне  узып  китә  алды», - дип  төгәлләштерде  Марат  Әхмәтов.

Авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренең  икътисадый торышына  килгәндә,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелегенә  бәяләр  һәм  климат  шартлары  нык  тәэсир итә,  диде  министр.    Болар  безнең  финанс  нәтиҗәләрен нык  тоткарлый.    «2018 елда  акчалата  табыш    100 млрд. сумнан  артып  китте,  керем  –   8 млрд. сумга  якын һәм  табышлылык    – 9,5% - болар  барысы  да  узган  елгы  дәрәҗәдә», - дип  хәбәр  итте  Марат  Әхмәтов.

Шул  ук  вакытта  табыш китерә  торган  авз  предприятиеләренең  чагыштырма  өлеше    93% тәшкил  итә, бу -  дәүләт ярдәмен  исәпкә алып.  

Марат  Әхмәтов  республикада  сөт  эшкәртү  базасы буенча   проблема  булганын  искә  төшерде.  Әмма   2018 елда  Биектау  районында  яңа  ике  сөт  эшкәртү  предприятиесе  файдалануга  тапшырылгач,  хәлнең  үзгәрү күзәтелә,  диде  ул.    Кооперативларларга  грантлар  бирү аша  кече  эшкәртү  пунктларын  төзү  буенча  актив  эш алып  барыла. 

«Авыл  хуҗалыгы продукциясен  җитештерү күләмнәрен  алга  таба  апрттыру  экспорт  бурычын  хәл  итүгә  бәйле  булачак,  - диде  министр.     – Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  2024  елга  Татарстан  Республикасы буенча  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  экспортлауны  2  мәртәбә  арттырырга  дигән  бурыч  – хәзерге  180 млн доллардан  360 млн долларга  кадәр».

Авыл  хуҗалыгы продукциясен  һәм азык-төлекне  экспортлаучы  предприятиеләр арасында     «Нәфис» «Эссен продакшн», «Татспиртпром», «Таткрахмалпатока», «Зәй шикәре», «Акульчев», «Чаллы-Холод». компанияләр төркемнәрен  атап  китте министр. 

Марат  Әхмәтов төбәктәге  эре  сөт  эшкәртү  предприятиеләренә  - Казан сөт   комбинатына, «Азбука сыра» компаниясенә,  Зеленодольск сөт комбинатына, «Агросила Молоко» компаниясенә  – экспорт юнәлешен  эшләргә тәкъдим итте.

Чара  азагында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтовка  һәм  ведомствоның  йомгаклау  коллегиясен әзерләүдә  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  күргәзмәсен  оештыруда катнашучыларның  барысына  да  рәхмәт әйтте. 

Татарстан Президенты министр  нотыгында  билгеләп  үтелгән республика  агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  кайбер  әһәмиятле   мизгелләргә тукталды.  

«Алда  чәчү  кампаниясе, һәм һәр көн   – бу  дым югалту,  димәк,  ашлык  югалту дигән сүз, - диде  Рөстәм Миңнеханов. – Безгә авыл  хуҗалыгы техникасын  ремонтлауны төгәлләргә,  чәчү    материалларын  әзерләргә һәм иң  мөһиме -  җитәрлек  күләмдә    минераль  ашламалар  тупларга  кирәк.   Марат  Әхмәтов  бу  мәсьәләне  бер  мәртәбә генә  күтәрмәде  инде.   Бүгенгә  районнар  арасында  ашлама туплау  буенча  аерма бик  зур.  Ә бит  ансыз  эшнең  нәтиҗәсе  тиешенчә  булмаячак.    Бүген  һәр гектарга  70 кг  ашлама туплау  бурычы  куела».

Акчасыз  язгы  эшләрне башкарып  булмасын  без  яхшы  аңлыйбыз,  диде  Рөстәм Миңнеханов.   Авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре  республика  субсидияләрен дә,  федераль  субсидияләрне дә алдылар инде,  диде ул.   «Әмма  без   партнерлар,  банклар белән активрак эшләргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 «2010 елдан  безнең  эре предприятиеләр  –   «Татнефть» һәм  «ТАИФ» компанияләре төркемнәре  -   1 млн. 200 мең  тонна ягулык бирделәр.   Безнең үзебез нефть эшкәртмәсәк, дизель ягулыгы, бензин   җитермәсәк, безгә авыррак булыр иде. Без аларга  рәхмәтле», - дип искә алды  Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның  үз «конегы» – хәләл продукциясе бар, дип саный. «Без бүген – авыл  хуҗалыгы продукциясен эре  җитештерүче. Без бу конкуренцияле  өстенлектән    файдаланырга  тиеш», – дип  саный  Татарстан  Республикасы Президенты.

Утырыш  азагында  авыл  хуҗалыгы  тармагында уңышларга  ирешүчеләрне  бүләкләү тантанасы  булды.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы