28 Октября 2019
29 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 10.00 сәгатьтә брифинг узачак. Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе һәм көзге чәчү эшләре турында сөйлиячәк, шулай ук журналистлар сорауларына җаваплар бирәчәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен брифингта катнашырга чакырабыз. Турыдан-туры трансляция Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рәсми сайтының баш битендә алып барылачак.
Чыганак:Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы
Чыганак:Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы
Читайте также
