26 Августа 2019
27 августта  10.00 сәгатьтә  Татарстан  Республикасы Министрлар  Кабинетында  брифинг узачак.  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  урып-җыю кампаниясенең  барышы  һәм көзге  чәчү  эшләре турында  сөйлиячәк,  шулай  ук  журналистлар  сорауларына   җаваплар  бирәчәк.  Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен  брифингта    катнашырга чакырабыз. Турыдан-туры    трансляция Tatarstan.ru сайтында алып барыла.

Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы