26 Апреля 2019

Шимбә көнне, 27 апрельдә, иртәнге  6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  (“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында)   гадәттәге  авыл хуҗалыгы  продукциясен һәм  көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату ярминкәләре эшли башлый.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шәһәр  халкын  Татарстан  Республикасы муниципаль районнарыннан  китерелгән сыйфатлы  ит, казылык, үлчәп сатыла  торган сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка төрле  фермер  продукциясен  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  өчен  ярминкәләргә  чакыра.  

Искәртеп  узабыз,  Казанда  быел  халык  үтенече  буенча  "Салават купере" торак  комплексы  янындагы  "Радужный" сәүдә үзәге  территориясендә яңа  мәйданчык  оештырылды.  Калган  мәйданчыкларның  урыны  Казан һәм Чаллы  халкына  гадәттә уздырыла  торган    авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  буенча яхшы   таныш.  

 Ярминкәләр  түбәндәге  элеккеге адреслар буенча  уза: 

– Авиатөзелеш районында:  Ленинград ур., 27 («Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта);

Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

– Киров районында: Краснококшайский ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге каршындагы территориядә)  һәм Батыршин ур., 20;

– Яңа Савин  районында:   Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

 – Идел буе районында: Р.Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янындагы   мәйданчыкта);

–  Совет районында:  Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркы ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов ур., 7  (Дәрвишләр поселогында);  

 Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  –  “Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында.

Моннан  тыш,  Казанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  чатыр  корылган  сигез мәйданчыкта  оештырыла:   Беломорский  һәм  Гудованцев урамнары  киселешендә,   Дементьев ур,  7,   Ильич ур., 1, корп.1 (Юдино),   Ш.Усманов ур., 1,   Академик  Лаврентьев ур.,  10,   Ю.Фучик ур.,  72,   Зәкиев ур.,  12,   Ломжа  һәм  Ю.Фучик урамнары  киселешендә.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы