4 Августа 2018

Татарстанда  урып-җыю эшләренең  барышы  турында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  шимбә  көн  киңәшмәсендә  сөйләде. 

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы  Алексей Песошин  үткәрде.

Марат Әхмәтов, бүгенге  көнгә   Татарстанда     бөртекле  культуралар 314 мең  га мәйданда  җыелды, дип  хәбәр итте. Бу  барлык  чәчүлек  мәйданыннан    21%  тәшкил итә.  930 мең  тонна ашлык   суктырылган. Уртача  уңыш бер  гектардан  29,6 центнер  тәшкил  итә.  Кичкә кадәр  беренче    миллион тонна яңа  ашлык    саклауга  салына.

Иң күп мәйдан Зәй   районында  суктырылган  –  37% тәшкил итә. Биредә   58 мең  тонна ашлык   җыелган. Зәй районында  уңышның   чыгуы  буенча да иң  югары    күрсәткеч,  гектардан – 41,8 центнер. Аннан аз гына  калышып    Сарман районы бара (38,2 ц/га  һәм  56,7 мең  тонна ашлык), Нурлат  районы    (36,2 ц/га һәм  40,7 мең  тонна), Чистай   районы (28,4 ц/га һәм  45,0 мең  тонна).

«Республикабыз  зур һәм аның климат шартлары  да шактый төрле.   Төньяк   районнар  да  уракка чыктылар, әмма  әлегә  эшләр сүлпәнрәк бара.  Өч көндә  бары  тик  фараздан  биш  проценттан  аз  гына артык мәйдан суктырылган.  Бу   районнар:  Саба, Арча, Теләче  һәм   Биектау районнары.   Болар   өчен план,  әлбәтә,   тәүлеккә биш   проценттан  да  ким  булмаска  тиеш», - диде  Марат Әхмәтов.

Министр шулай ук быелгы  сабан  культуралары  өчен  шартларны бик үк яхшы булмаганын искә алды.  Җәйнең өч  аенда  кайбер районнарда уртача   163 мм явым-төшем 40 мм-дан  да артмады. Татарстан Республикасының Гидрометеоүзәге республиканың 17 районы буенча  туфракта  һәм һавада  корылык буенча  кискен шартлар  фаразлаган иде.    Кайбер  районнар бу  кискен  вәзгыятькә якын. Хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов терлекләр уңышлы  кышласын өчен азык балансын  исәпләргә   һәм  тиешле  чаралар  күрергә кушты. 

«Урып-җыю   кампаниясенең беренче көннәреннән  үк безнең   белгечләр унлап    авыл хуҗалыгы  предприятиесендә  урып-җыю   эшләренең сыйфатын тиешерделәр. Кызганычка каршы, комбайннары  гектардан   3-4 центнер  югалтулар     белән эшләүче   хуҗалыклар бар. Быелгы  елга  хас күренеш  - комбайннар тиз йөрү аркасында  суктырылмаган  башаклар күпкала.   Быел бездә  ашлык балансы  бик мактанырлык  түгел,  шуңа күрә аны  югалтуларсыз  җыеп алу  аеруча  мөһим», -  дипассызыклады  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы.

Министр  чыгышының  азагында  ашлык  бәясе мәсьәләсенә  дә кагылды. Аның  сүзләренә караганда,  бәяләр  җайга  салына. Атна эчендә  кайбер  культуралар  буенча  бәяләр  тоннага  1 мең сумнан артыгракка  үсте.   «Әлбәтә, бу  бәяләр    илебезнең  көньягыныкы, әмма  алар   узган  елга  караганда шактый  югары һәм тагын  да  артыр дип өметләнәбез. Шуңа  күрә  ашлыкны   сату   белән  ашыкмаска кирәк әле», - дип  өстәде Марат Әхмәтов.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы