15 Января 2019

Министрлыкта 2018 елда коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре(СНТ) чыгымнарын финанслашу эшләренә йомгаклар ясау һәм 2019 елга бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктурасын ремонтлауны һәм реконструкцияләүне финанслашу тәртибен раслау хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре башлыгы Александр Дружин, Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Иҗтимагый совет рәисе Дмитрий Воробьев һәм проектлау һәм подряд оешмалары белгечләре катнашты.

Шуны әйтергә кирәк, бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктура берләшмәләре объектларын 2018 елга планлаштырылган 1:2 нисбәтендәге финанслашу шартларында капиталь ремонтлау буенча эшләр бүгенге көнгә тәмамланган. 6,5 км озынлыкта суүткәргеч торбаларын реконструкцияләүгә һәм сузуга, электр линиясе баганаларын алыштыруга һәм 31 км электр чыбыклары сузуга бакчачылар тоткан чыгымнар кайтарылган, бер трансформатор сатып алынган. Бу эшләргә 32 млн. сумнан артык акча тотылган.

Бүгенге көндә коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктурасын, эчке су белән тәэмин итү системасы объектларын капиталь ремонтлауны финанслашу буенча тәкъдимнәр өйрәнелә.

Аларны ремонтлау хакының иң чик күләмен килештергәннән соң, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2019 елга бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктурасын ремонтлауны һәм реконструкцияләүне финанслашу тәртибен раслау хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, республикада коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең эчке һәм тышкы инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслашу программасы эшли. Программаның асылы шунда, коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәте(СНТ) тарафыннан ремонтка тотылгын һәр мең сумга дәүләт тагын ике мең сум өсти.

Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын(электр линияләрен, су белән тәэмин итү системаларын һәм эчке юлларны) ремонтлауны финанслашу программаларында катнашырга теләүче бакчачылык ширкәтләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, ә тышкы инфраструктура(керү юллары, каты көнкүреш калдыкларын(ТБО) чыгару мәйданчыклары, су белән системалары) буенча - үз районының Башкарма комитетына.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы