9 Января 2019

2019 елның 22 гыйнварында 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлегендә реформа» өстенлекле программа чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хокук куллану практикасы һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү күрсәтмәләре нәтиҗәләре хакында гавами тыңлаулар булачак.

Фикер алышу  өчен материаллар Идарәнең рәсми сайтында МӘҖБҮРИ ТАЛӘПЛӘРНЕ БОЗУНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ–Сорулар(мөрәҗәгатьләр) бүлегендә урнаштырылган. Искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне сораулар һәм мөрәҗәгатьләр җыю өчен Идарә сайтында урнаштырылган сервис ярдәмендә калдырырга мөмкин яисә 420059, ТР, Казан шәһәре, Оренбур тракты,20а адресына яки аgronadzor_rt@mail.ru электрон адресына җибәрергә була. Төгәлрәк мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: +7(843)277-69-57,+7(843)277-65-04(Факс).


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы