20 Января 2021

20 гыйнварда Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның 2021 елда беренче утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов катнашты.

Штаб кысаларында азык-төлек базарындагы бәяләр вәзгыяте, АПК хезмәткәрләрен коронавирустан вакцинацияләү, тармакны хезмәт ресурслары белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Дмитрий Патрушев ассызыклап үткәнчә, төп азык-төлек товарларын тәүлек буе мониторинглау мөһим бурыч булып тора. Хөкүмәт тарафыннан вәзгыятьне тотрыкландыру буенча комплекслы чаралар күрелде, болар - өстәмә субсидияләр, пошлиналар һәм квоталар бирү. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, сәнәгать һәм сәүдә челтәрләре, берлекләр һәм ассоциацияләр арасында көнбагыш маена һәм шикәргә бәяләрне киметүгә юнәлдерелгән килешү төзелде. Министр сүзләренә караганда, бу үз нәтиҗәләрен бирә, шикәргә һәм көнбагыш маена бәяләр җитештерүчеләрдә дә,  ваклап сатуда да кимеде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы тарафыннан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре куя торган һәм сәүдә челтәрләрендәге бәяләргә даими мониторинг алып барыла. Татарстанда җитештерүчеләрдә күпләп шикәр җибәрү бәясе 1 килограммга - 36 сумнан һәм үсемлек маена бәя бер литрга 95 сумнан артмый, ә сәүдә челтәрләрендә – 46 сумнан һәм 110 сумнан.

Шулай ук агымдагы елда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыять аерым игътибар үзәгендә кала. «Аерым җитештерүләрне оештыру үзенчәлеген исәпкә алып, АПК оешмаларына, төбәк хакимиятләре белән берлектә, терлек чалу, эшкәртү һәм сортларга аеру цехлары хезмәткәрләрен беренче чиратта вакцинацияләүне тәэмин итү мөмкинлеген булдырырга кирәк. Субъектлардан алынган белешмәләрдән чыгып, шуны әйтергә була, беренче этапта АПК хезмәткәрләренә прививка ясау ихтыяҗын тәэмин итү өчен 250 мең доза вакцина кирәк, дип бәяләнә, шулардан башлангыч этапта Татарстанда 2 меңнән артык кешегә вакцина ясау таләп ителә. Якынча исәпләүләр буенча, барлыгы 1 миллион доза вакцина кирәк», - дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.

Утырыш барышында шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек темасы да күтәрелде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы аграрийларны матди-техник ресурслар белән тәэмин итү мәсьәләсен контрольдә тотарга, шулай ук көзге культуралар чәчүлекләренең торышын мониторинглауны дәвам итәргә кушты.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы