8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда 2018 елның 9 аенда «2013-2021 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү. Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» .дәүләт программасын үтәү йомгаклары каралды.
Чарада Парламент комитеты рәисе Таһир Һадиев, депутатлар Хәлил Гыйниятов, Рәис Сөләйманов, Геннадий Глушков, Ирек Сәлихов, Елена Минакова, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов һәм башкалар катнашты. Алар шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян - фермер хуҗалыкларына ярдәм итү өчен бирелгән грантларның нәтиҗәлелеге, авылда авыл хуҗалыгы секторын кадрлар белән тәэмин итү һәм яшьләрне авылда калдыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның һәм крестьян - фермер хуҗалыкларының республиканы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдәге өлеше белән кызыксындылар.
Дәүләт программасының үтәлеше турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2018 елның 9 аенда дәүләт программасы чараларын финанслау 11 млрд 112,9 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 2 млрд 982 млн сум - федераль бюджеттан. Тулай продукция күләме 162,3 млрд сумлык булган. Шул чорда 332,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, сөт - 1,4 млн тонна.
Дәүләт программасын үтәү кысаларында 2018 елга республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 210 трактор, 110 ашлык җыю комбайны һәм 35 азык җыю комбайны сатып алу планлаштырылган.
Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда барлык төр хайваннар санын саклап калуга ирешелгән, шул исәптән сыерлар 110 мең баш исәпләнә. Яшь эре мөгезле терлекләр һәм кош-корт саны да арткан. Республиканың 30 районында савым сыерлары арткан.
Төрле юнәлешләр буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 548 млн сум акча бүлеп бирү каралган. Авылда күбрәк 5 һәм 8 башка исәпләнгән мини-фермалар актив төзелә, аларга 120 мең һәм 200 мең сум акча кайтарыла. 2015-2018 елларда шәхси хуҗалыкларда 1489 миниферма төзелде, аларга республика бюджетыннан 254 млн сум дәүләт ярдәме бирелде, шул исәптән 2018 елда 188 миниферма төзүгә 29 млн сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Ил буенча караганда, безнең республикада гаилә фермалары иң күп санда - 1220 бер., аларда 4 меңләп кеше эшли.
Министр урынбасары ассызыклап үткәнчә, боларның күбесенә фермерларга бирелә торган грант ярдәмендә ирешелгән. 2012-2018 елларда 991 КФХ 2,1 млрд сумлык грант алган. Авыл кешеләре яңа эш башлаучы фермерларга һәм гаилә фермаларына грант ярдәме программаларында актив катнашалар.
2018 елда яңа эш башлаучы 124 фермер һәм 46 гаилә фермасы 562 млн сумлык грант алдылар. Бу тагын өстәмә рәвештә 7 мең баш эре мөгезле терлек, 960 ат, 237 мең баш төрле кош-корт һәм башка төрле йорт хайваннары сатып алырга мөмкинлек бирә.
Соңгы елларда республиканың агросәнәгать комплексында кооперативлар төзү буенча актив эш алып барыла. Урыннарда моңа инициативалы кешеләрне җәлеп итәләр, бизнес-планнар исәпләнә һәм төрле юнәлештә кооперативлар төзелә. 9 айда яңа 36 кооператив төзелгән. Бу эшчәнлекне башлап җибәрү һәм кооперативларны алга таба үстерү өчен республика бюджетыннан 5 млн. сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган программа эшли башлый. Алар бер елдан соң 35 млн. сумга кадәр грант бирү каралган федераль программада катнаша алалар.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
