10 Ноября 2018

Шимбә көнне   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары  Николай Титов авылда  агросәнәгать комплексы  өлкәсен  квалификацияле  кадрлар  белән  тәэмин  итү  мәсьәләсен  күтәрде. 

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов  үткәрде. 

Николай Титов чыгышыннан  күренгәнчә,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында    хезмәт нәтиҗәлелелеген  һәм җитештерүчәнлеген арттыру бурычларын  хәл итүдә   кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе иң мөһиме. Авылда яшәүче 907 мең кешенең 8 проценты гына авыл хуҗалыгы җитештерүендә  эшли, шулардан 11 меңләбе  төрле дәрәҗәдәге  белгечләр һәм җитәкчеләр. 

Монна тыш,  шәһәрләрдә  һәм районнарда  азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате  предприятиеләрендә   34 меңнән артык кеше эшли. Шул ук вакытта авылларда кайбер  белгечләр белән тәэмин ителеш 80 %тан 94 процентка җитә. Бигрәк тә технолог белгечләргә - агрономнар һәм зоотехникларга  йөкләнеш артты.

Гомумән алгандла,  төрле  юнәлешләрдә кытлык  750 белгечтән артык. Югары белемле белгечләр саны да кими - 3 ел эчендә   7 процентка кимеде. 

Үсемлекчелектә массакүләм һөнәр ияләренә   ихтыяҗ - 977 кешедән артык (6%);  терлекчелектә - 866 кеше диярлек  (5%).  Республикада ике аграр югары уку йорты,  18 урта махсус белем бирү оешмасы, 7 ресурс үзәге  булуга  да  карамастан,  яшь белгечләрне җәлеп итүдә дә  хәлләр  мактанырлык  түгел.   Авылларда 30 яшькә кадәрге  яшьләр өлеше соңгы өч елда бары 10 % тәшкил итә, ә пенсия яшеннән олыраклар  саны 2014 елдагы 7 %тан 2018 елда 10 процентка кадәр артты. 

Николай  Титов  әйтүенчә, укуны тәмамлаучыларны авылга җәлеп итү һәм анда  калдыру өчен республика бюджетыннан ярдәм чаралары бар. Эшкә  килгән  яшь белгечләргә  -  югары уку йортын тәмамлап килүчеләргә     - 300 мең сум, урта махсус  уку  йортын  тәмамлаучыларга   150 мең сум бирелә,  шулай  ук  эшнең  беренче  елында хезмәт хакына  7,5 мең сум  өстәмә  түләнә    (хезмәт өчен  түләүнең  2015   елгы  минималь күләмендә).

2014 елдан  башлап  белгечләрне  максатчан әзерләү механизмы  яңадан  торгызылды: студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була һәм шунда эшләргә кайт, бу шартнамә   белән  беркетелә. Бүгенге көнгә студентлар һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында 200ләп шундый  шартнамә  төзелгән,   әмма бу җитәрлек түгел әле. 

Николай Титов  әйтүенчә,   стипендиат булырга теләүче 1-3 курс студентлары да  бар. Ул район башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә әлеге мәсьәләдә активрак   булырга   тәкьдим итте. 

 Ел саен 3,5 меңләп АПК хезмәткәре квалификацияләрен күтәрә. Яңа технологияләр буенча аграр университет оештырган онлайн курслар эшли. Мәктәпләрдә дә курслар бар. “Болар   кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз, - диде Николай Титов. - Уңышлы үрнәкләр бар - Югары Ослан районында Матюшино урта мәктәбендә һөнәри  белем бирү үзәге эшли. Шундый  агромәктәпләрне  һәр районда  булдырырга кирәк”.

Бүгенге көндә  аграр сыйныфлар   республиканың   Аксубай, Азнакай, Бөгелмә,  Кайбыч, Яңа  Чишмә,  Питрәч,  Теләче  муниципаль районнарында  ачылды. 

Яшь  белгечләрнең  шулай  ук  авылда  үз  бизнесларын ачу,  фермер  хуҗалыклары,  гаилә  фермалары  төзү  мөмкинлекләре  бар, дип  искә  төшерде     Николай Титов.

Аның  фикеренчә,   эш бирүчеләр  әзер  белгеч  көтеп  тормаска  тиеш,  тиешле  шартнамә  төзеп,  алар турында   студент  чактан  ук  кайгыртырга  кирәк. 

Яшь белгечләрне җәлеп итүдә торак белән тәэмин итү аеруча  мөһим. Ел  саен 300-400 гаилә   торак белән тәэмин ителә. Шул  ук вакытта чиратта 5 мең гаилә тора әле,   аларның  саны ел  саен   арта бара. 

Николай   Титов  чыгышыннан  соң  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  эшче  төркем    төзергә  кушты,  аның  составына  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре,  АПК өчен  кадрлар  әзерләү  вәзгыятен  анализлау  өчен  югары  уку йорты,  шул  исәптән  аграр  университеты   вәкилләре керергә  тиеш.   Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә,  яшьләрне    авылга  тарта  торган  сәбәпләр  булырга  тиеш.      «Әгәр тиешле  хезмәт  хакы  түләнмәсә,  дәүләт  ярдәме  булмаса,  берни  дә  килеп  чыкмый, - диде ул. – Терлекчелек,  үсемлекчелек  өлкәсендә  хезмәт  җитештерүчәнлеген  өйрәнергә  кирәк.   Соцпакет булырга  тиеш,  яшь торак  белән    тәэмин  итәргә  кирәк. Гомумән алганда,  комплекслы  ярдәм  кирәк.  Авылда  агрономнар,  ветеринария  табиблары  булмаса, ничек  эшләргә  кирәк?  Без  шуны  аңларга  тиеш,  15  мең  акчага  авылда  белгечләрне  тотып  булмый»,  диде  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов.

Чыгышның тулы тексты: текст

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы