17 Октября 2018

Республика  территориясендә    кукуруз  җыю  дәвам итә,  шул  исәптән  орлык  кукурузын  да  җыялар. 

Бүгенге  көнгә  12,5 мең   га мәйданда   орлык  кукурузы  җыелган,  барлык  җыелган  ашлык  -   52,5 мең тонна.    Бер гектардан  уртача  уңыш 41,9 центнер тәшкил итә.  Бу   узган  елга  караганда  7,8 ц/га күбрәк. 

Кукуруздан  иң  югары  уңыш    Мамадыш районында   – 55 ц/га,    1,3 мең гектарда  суктырылган.   Буа  районының төньяк  зонасында  – 52,8 ц/га.  Әтнә  һәм Балтач  районнарында  уңдырышлылык  -  бер гектардан   50 центнерга    якын.

«Красный Восток» агрохолдингы  эшли торган   муниципаль  районнарда  бу  культураны  югары  профессиональ  дәрәҗәдә  үстерәләр.

Мәс., Әлки  районында  кукуруз  1,8 мең  га  мәйданда  суктырылган,  уңдырышлылык  - 42,6 ц/га;  Нурлат  районында   – 1,7 мең  гектарда,    7,2 мең  тонна   суктырылган.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы