24 Октября 2018

Республикада   24 октябрьгә орлык  кукурузы  23,6 мең  гектарда  96,5 мең  тонна  суктырылган (көнгә -  6,7 мең тн).  Уртача  уңыш – гектардан   40,8  тонна. 

Югары  Ослан  районында  кукурузны  силос  өчен  җыю  төгәлләнеп килә.  Терлекләргә  кышкыга  25 мең  тонна   силос  әзерләнгән.  «Востокзернопродукта»  кырларында  орлык  кукурузы   980 гектар мәйданда  җыелмаган әле,  аннан  терлек  азыгы  өчен  34800 центнер яссылатылган орлык  әзерләү    планлаштырыла.  


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы