6 Ноября 2021
Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

Конституция күп еллар дәвамында гражданнарның хокукларын нәтиҗәле яклый, социаль-икътисадый казанышларның ныклы нигезе булып тора, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасының җайга салынган эшен тәэмин итә.

Кадерле дуслар, Сезгә хезмәт уңышлары һәм оптимизм, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!