26 Сентября 2018

Бүген Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта Татарстан Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин ветеринария белгечләренә ветеринария ярдәме күрсәтү өчен җиһазландырылган комплект белән  Лада Ларгус  автомашинасыннан ачкычлар тапшырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе оешуга 25 ел тулуга багышланган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

«Татарстан  территориясендә ветеринария иминлеген тәэмин итү буенча сезгә зур бурыч йөкләнгән. Агросәнәгать  комплексының үсеше, эре терлекечелек һәм кошчылык комплексларының, фермер һәм шәхси хуҗалыкларның  тотрыклы эшләве, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү дәүләт ветеринария хезмәтләренең барлык звеноларының уңышлы һәм оешкан төстә эшләвенә бәйле», - дип сөйләде  Алексей Песошин.

Ул ветеринария табибларының һәм  фельдшерларының тулысынча заман таләпләренә туры килергә, үз эшенең осталары, компетентлы белгечләр булырга тиеш булуларын ассызыклады.

Алексей Песошин, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе 1993 елда оешкан, дип сөйләп китте. “25 ел дәвамында ветеринария берләшмәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләр актив үсте. Соңгы елларда Татарстан Президенты ярдәме белән учреждениеләрнең матди-техник базасы күпкә яхшырды”, - дип билгеләп үтте   Премьер-министр.

Алексей Песошин әйтүенчә, 2014 - 2016 елларда 126 модуль блок участок ветеринария пунктлары булдырылган һәм алар халыкка хезмәт итәләр. Моннан тыш,  оператив ветеринария ярдәме күрсәтү өчен  48 күчмә участок пунктлары сатып алынган. УАЗ базасында барлык муниципаль районнарга, республиканың   ветеринария берләшмәләренә тагылма белән автошасси тапшырылган.

Аннары Алексей Песошин 101 "Лада Ларгус" машинасыннан ачкычлар тапшырды. “Бу автомобильләр ветеринария ярдәмен күрсәтүдә тагын да өлгеррәк булырга, эпизоотик һәм профилактик эшләр башкаруны, хайваннардагы  йогышлы авыруларны бетерү буенча чаралар   күрүне нәтиҗәлерәк итәргә булышыр”, - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Дәүләт ветеринария хезмәтенең  автопаркы ел саен яңартыла. Соңгы биш елда   ветеринария белгечләренә  222 махсус  техника тапшырылды. Хөкүмәт ярдәме аркасында  ветеринария хезмәтендә  эпизоотик  отряд эшли. Отряд эшчәнлеген күчмә пунктлар, изотермик фургон, мобиль ветпункт, күчмә лаборатория, йөк һәм  җиңел  автомобильләр, кыр кухнясы һәм башка җайланмалар тәэмин итә.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы