1 Мая 2020

Хөрмәтле Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! Кадерле хезмәттәшләр! 
Сезне чын күңелдән 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!   

Табигатькә җан өргән, һәркемнең күңелендә яңа өмет чаткылары уяткан Яздан без игелекле үзгәрешләр көтәбез, алдагы бөтен уңышларыбызны аның белән бәйлибез. Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз, барыбызның да һәм аерым-аерым һәркемнең матур киләчәге, тормыш иминлеге һәм бәхете бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә бирелә.    

Беренче май – агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен иң киеренке һәм иң җаваплы чор – язгы кыр эшләренең кызган чагы. Бүген авыл хуҗалыгы продукциясе – ул стратегик ресурс, ә агросәнәгать комплексы – республика икътисадын үстерү локомотивларының берсе. 

Дөньякүләм вәзгыятьтән күренгәнчә, без күпмедер вакыт спорт чараларыннан башка да, сәяхәтләрсез һәм концертларсыз да тора алабыз, әмма нәрсәдән башка бер көн дә торып булмый – ул да булса – ашамлыксыз.   

Шуңа күрә коронавирус пандемиясе шартларында авыл хуҗалыгы тармагының эше бер көнгә дә тукталып калмады. Һәм бүген дә, бәйрәм көненә карамастан, безнең аграрийлар һәркемнең өстәлендә икмәк, сөт, йомырка, яшелчәләр, ит һәм башка продуктлар булсын өчен кырларда, терлекчелек комплексларында, эшкәртү предприятиеләрендә бар куәткә эшлиләр.   

Татарстан аграрийларының һөнәри осталыгы һәм үз эшләренә бирелгәнлеге иң тирән ихтирамга һәм олы рәхмәткә лаек. Бу көннәрдә сезнең кулларыгыз белән булачак уңышка нигез салына, республиканың азык-төлек иминлеге тәэмин ителә. Безнең тармак уңышы сезнең хезмәтегезгә бәйле.  

Боларның барысы өчен дә мин ихластан сезгә үземнең рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәм! Сезнең хезмәтегезнең һәркайда тиешенчә бәяләнүен, шатлык һәм муллык китерүен, гаилә иминлегегезне ныгытуын һәм иң кыю планнарыгызның тормышка ашуын телим.  

Бәйрәм белән!

Татарстан Республикасы 

Премьер министры урынбасары –

авыл хуҗалыгы министры                                        

М.А.Җәббаров


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы