30 Декабря 2018

Хөрмәтле  авыл  хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы  хезмәткәрләре  һәм  ветераннары! 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   коллегиясе исеменнән һәм шәхсән үзем  сезне якынлашып  килүче  Яңа  2019 ел  белән чын күңелдән котлыйм! 

Үзегезнең көндәлек хезмәтегез  белән  сез  авыл  хуҗалыгының  югары  дәрәҗәдә булуын һәм илебезнең  азык-төлек  иминлеген   ышанычлы  тәэмин  итүен  тулысы  белән  раслыйсыз. Аграр тармак, республика  икътисадында  тотрыклы  урын  алып,   яңара,  аның  көче көннән-көн арта.   

Узып  баручы  ел  Татарстанның авыл  хуҗалыгы  өчен  җиңел булмады.    Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең  фидакарь хезмәте,  тырышлыгы,  җаваплылыгы,Татарстан  игенчеләренең эшне оешкан  төстә  алып  барулары  аркасында   гына  яхшы  нәтиҗәләр яуланды.  Быел  без  3,9 миллион  тонна ашлык,   2,1 миллион тонна  шикәр чөгендере, 1,2 миллион тонна   бәрәңге,  325 мең тоннадан  артык  яшелчә җыеп   алдык, 1,6 миллион  тонна  азык  әзерләнде. 

Сөткә  бәяләрнең  түбән  төшүеннән чыгып караганда,  терлекчелектәге  уңышлар  аеруча  кыйммәтле. Татарстан сөт  җитештерүдә ил   буенча  тотрыклы  рәвештә  алдынгы  урыннарны  алып  тора.   Терлекләрне карауда һәм тукландыруда   системалы  рәвештә  яңа    технологияләр гамәлгә  кертелә, нәсел эше актив үсештә,  заманча  терлекчелек  комплекслары  файдалануга  тапшырыла,   гамәлдәге   фермалар   реконструкцияләнә. Республиканың  дуңгызчлык   комплекслары һәм кошчылык  фабрикалары  технологик  җиһазланышы  ягыннан  алга  киткән  илләрнекеннән калышмый. Татарстан  тарихында  беренче  мәртәбә  кошчылык  сәнәгатендә  200 мең  тонна  ит һәм  1 миллиард  данәдән  артык  йомырка  җитештерелде.  

Сөтчелек  тармагы  шактый  үзгәреш  кичерә. Фермер хуҗалыклары  тотрыклы  рәвештә  арта,  моңа  дәүләт тарафыннан  күрсәтелә торган  грант  ярдәме  зур  этәргеч  бирә. Фермер хуҗалыкларының  үсешенә  аларны   авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына җәлеп  итү  дә  өстәмә  көч бирә.  

Кадерле  дуслар! Безнең горурланырлык  нәрсәләребез бар,  димәк,  без,  ышанычлы  рәвештә алга карап, үзебезгә яңа бурычлар  куя  алабыз. Республикабыз иминлеге  өчен кылган  фидакарь хезмәтегез өчен  мин сезнең  һәрберегезгә ихластан рәхмәт әйтәм! Киләсе 2019 ел  авыл  хуҗалыгы  өчен  уңышлырак ел  булсын, ә табигать авыл хезмәтчәннәрен сөендерсен иде дигән теләктә калам. Һәрберегез сау-сәламәт булыгыз, өйләрегездә тынычлык, муллык, иминлек  булсын!

Татарстан  Республикасы 

Премьер  министры  урынбасары –

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы 

һәм азык-төлек  министры                                                                                                                                                                                     Марат  Әхмәтов