15 Сентября 2018

Шимбә көнне   “Казан”  агросәнәгать  паркында  бакчачыларның  “Бакча”  бәйрәме узды, аның    кысаларында  «Бакча – 2018»  бакча-яшелчәчелек  күргәзмә-фестивале оештырылды.  Быел  Бакчачылар көне республикада  беренче  мәртәбә уздырыла.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Валерий Власов, Казан  шәһәре  башлыгы  Илсур Метшин, Татарстанның Бакчачылар берлеге  идарәсе  Владимир Дейнекин һәм   башка рәсми   затлар катнашты.

Бәйрәмгә килүчеләрне  Президенты Рөстәм Миңнеханов  котлады. «Бакчачыларның    үзләренең зур  булмаган җир  кишәрлекләрендә ничек эшләгәннәрен һәм уңышларга ирешүләрен без беләбез», – дип ассызыклады ул.

«Бүген   бакчачыларга күрсәтелә торган ярдәм  алар өчен бик кирәк. Болар -  инфраструктура  булдыру, электр энергиясе, су белән тәэмин итү, юллар  төзү. Моннан  тыш, үз-үзеңә   салым   программасы да  бакчачыларга ярдәм  итә», – диде  ул.

«Бакчачы  көне – 2018» күргәзмәсенә Югары Ослан,  Түбән Кама,   Питрәч,  Тукай, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Әлмәт муниципаль  районнарыннан,  шулай ук  Казан һәм   Чаллы шәһәрләреннән  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре  килгән  иде. Биредә  коммерциячел булмаган әйдәүче бакчачылык ширкәтләренең бакча продукциясе, бакча  кирәк-ярааклары,  авыл хуҗалыгы  техникасы,  үсентеләр бик  күп иде.

Күргәзмә кысаларында  бүләкләү тантанасы да узды. Бүләкләрне  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче   урынбасары Николай Титов тапшырды.  Санкт -  Петербург шәһәренең Бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне   үстерү идарәсенең  Мактау   грамотасы һәм  “Бакчачылык хезмәте   өчен” II дәрәҗә  истәлекле  билге белән  Татарстанның Бакчачылар берлеге  идарәсе  Владимир Дейнекин б\ләкләнде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыны  Мактау   грамоталары белән Татарстан Республикасы  Түбән Кама  районы башлыгы  Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Тукай районының Бакчачылар ассоциации рәисе Дмитрий Волков, Лаеш  районының  председатель СНТ «Нептун» СНТ рәисе  Дмитрий Воробьев бүләкләнде.

Шул ук көнне   «ВаБанк» газетасынна  һәм  Органик  җир  клубыннан    «Татарстанның иң  яхшы  коммерциячел булмаган  бакчачылык ширкәте  (СНТ)», «Янгыннан  яклану өлкәсендә  гражданнарның   иң  яхшы  бакчачылык, яшелчәчелек  һәм дача  берләшмәсе», «Экологик  чиста коммерциячел булмаган  бакчачылык ширкәте  (СНТ)»,  «Минем уңышлы  җәем» от газеты «ВаБанк» и Клуба Органического Земледелия  смотр-конкурсларына йомгаклар ясалды.

«Татарстанның иң  яхшы  коммерциячел булмаган  бакчачылык ширкәте  (СНТ)» конкурсында  җиңүче булып Түбән Кама  районыннан   «Төзүче» коммерциячел булмаган  бакчачылык ширкәте танылды   (рәисе - Ленар Гәрәев). Ширкәт кар җыю машинасы белән   бүләкләнде. Конкурсларда актив  катнашкан өчен дипломнар белән Югары Ослаен  районыннан  «Весна» Биектау   районыннан  «Кактус-74»,  Зеленодольск районыннан  «Мираж», Лаеш районыннан «Титан», Тукай районыннан   «Дружба» Чаллы  шәһәреннән   «Гидростроитель» коммерциячел булмаган  бакчачылык ширкәтләре  бүләкләнде.

Күргәзмә кысаларында  «СНТда  бухгалтерия. СНТ өчен салым законнарында үзгәрешләр.  Әгъзалык һәм максатчан кертемнәрне исәпкә  алу   буенча программа», «СНТда проблемалар  һәм аларны хәл итү. Бакчачылык турында  яңа  закон, устав, методик кулланмалар, Татарстанда бачачылыкны  үстерү программасын үтәү» темалары буенча түгәрәк өстәлләр утырышлары оештырылган иде.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы