Республика территориясендә АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны ремонтка әзерләү буенча конкурслар башланды.
Сарман муниципаль районында да АПК оешмалары арасында шундый конкурс узды.
Конкурс комиссиясе составына «Агросила Групп» ЯАҖнең механизация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, районның агрофирмалары директорлары һәм белгечләре кергән.
Тикшерү барышында ашлык, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, техниканы ремонтка әзерләүнең барышы бәяләнде. Шулай ук хезмәт шартлары һәм хезмәт өчен түләү шартлары да бәяләнде.
Комиссия барлык хуҗалыкларда да эшнең яхшы оештырылуын билгеләде.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖенә бирелде. Ике икенче урынны «Җәлил» агрофирмасы” ҖЧҖ һәм «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖ алдылар. Өченче урын «Родные края - Туган як» агрофирмасының Саклау-Баш бүлекчәсенә бирелде.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы