19 Декабря 2018

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында авылларның һәм авыл җирлекләренең  территорияләрен планлаштыру документларын  эшләү мәсьәләләре буенча  видеоконференция режимында  киңәшмә узды.   

Киңәшмәдә килештерү комиссиясе рәисе  -  Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары    Владимир Кудряшов, Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  җир  һәм  мөлкәт  мөнәсәбәтләре   бүлеге   башлыгы    Александр Дружин, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре    министры  урынбасары    Рөстәм Мирзакриев, шулай ук Татарстан  Республикасы Экология  һәм  табигать ресурслары министрлыгы,  Татарстан  Республикасы Икътисад  министрлыгы  вәкилләре, Татарстан  Республикасы муниципаль районнарының Башкарма  комитетлары  җитәкчеләре  урынбасарлары  катнашты.  

Киңәшмәдә   районнарның  һәм  авыл  җирлекләренең  территорияләрен  планлаштыру схемалары проектларын килештерү буенча  министрлыкларның  һәм  ведомстволарның  26   бәяләмәсе  каралды.  

  Авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге  җирләрнең  мәйданнарын ачыклауның  зарурлыгы турында, төрле объектларның  санитар-яклау зоналарын  билгеләү,  торак пунктлар  тирәсендә  урман-болын  поясларын,  автомобиль  һәм тимер юл буйларында урман  яклау полосаларын урнаштыру   мәсьәләләре  турында  Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы    Александр Дружин чыгыш  ясады. 


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы