3 Августа 2020

Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Дмитрий Сорокин катнашында Казанда узган мелиорация буенча семинар-киңәшмә барышында хәбәр ителде.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә һәм мелиорация буенча республика программасына кергән хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары һәм  галимнәр катнашында узды.

 Семинарны ачып, Марат Җәббаров, Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 4,5 млн. га тәшкил итә, шулардан чәчүлек  җирләре - 3,5 млн.га, шул исәптән сугарулы чәчүлек җирләре - 169 мең га, дип билгеләп  үтте. Барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 2019 елда 242 млрд. сумга җитте, чагыштырма үсеш – 104%,  Республика халыкның үз азык-төлек продуктларына ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә. 2019 елда республика 4,5 млн. тонна ашлык җыеп алды, шикәр чөгендеренең тулай җыемы 2,8 млн.тоннадан артык, бәрәңге уңышы 1,2 млн. тонна, яшелчә 340 мең тонна булды. Республика кырларында барлык яшелчәләр сугарулы җирләрдә мелиораторлар ярдәмендә үстерелә, чөнки су сибмичә яшелчә үсми диярлек. Агымдагы елда мелиорацияне үстерүгә дәүләт ярдәме күләме 890 млн. сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде министр.

 «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин соңгы 10 елда республикада сугаруның үсеше турында сөйләде. Бу вакыт эчендә 450дән артык буа норматив техник халәткә китерелгән, 15 мең гектардан артык сугарулы җирләр реконструкцияләнгән, шул исәптән тамчылап су сибү көйләнгән  700 гектардан артык интенсив бакчага  нигез салынган, 30 мең гектардан артык сугарулы җирләр торгызылган. «Сугарулы җирләрдә уңыш 3-4 тапкыр югарырак,ә продукциянең үзкыйммәте 2 тапкыр һәм аннан да түбәнрәк. Су сибүгә турыдан-туры  тотыла  торган     чыгымнарның 1 сумы 12 сумнан артык өстәмә продукция алырга  ярдәм  итә", - дип билгеләп үтте Марс Хисмәтуллин.

 Дмитрий Сорокин билгеләп үткәнчә, “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мелиорация комплексы – илдә иң алга киткәннәрнең берсе, республикада күп эш башкарылган”. 2019 ел нәтиҗәләре буенча «Россиянең мелиорация комплексын үстерү» ведомство программасының планлы күрсәткечләре республика мелиораторлары тарафыннан тулысынча башкарылган, хәтта  арттырып үтәлгән. Россия  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мелиорация департаменты директоры фикеренчә, агымдагы елда алган темплар Татарстан территориясендә планлаштырылган барлык чараларның вакытында үтәләчәген    фаразларга мөмкинлек бирә.

Семинар барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда ел саен 3 мең гектарга якын сугарулы җир файдалануга тапшырыла, алар җирле җитештерү техникасы белән комплектлана. Семинарның практик өлешендә  чираттагы пункт «Казанка» су сиптерү машиналарын җитештерү белән танышу булды.

 Предприятиенең генераль директоры Рамил Идрисов билгеләп үткәнчә, Казан сугару техникасы заводында боҗра ясап хәрәкәтләнә торган     киң колачлы «Казанка» су сиптерү машинасы эшләнгән һәм чыгарыла. Машина сугару системаларын җитештерүнең алдынгы дөнья тәҗрибәсенә нигезләнеп төзелгән һәм ул сыйфаты буенча да,  тасвирламасы  буенча да чит ил аналогларыннан калышмый. Машинаның җиде секцияле стандарт озынлыгы    444 метр,   су сибү мәйданы 64 гектар тәшкил итә. Машина белән авыл хуҗалыгы культураларының барлык төрләренә дә су сиптереп була,   вак яңгыр хасил итә торган  махсус җайланмалар  булу      су сибүнең тигезлеген тәэмин итә. Реверс хәрәкәтләнү мөмкинлеге бар - машина сәгать теле  уңаена  да,  кире юнәлештә дә хәрәкәт итә ала, бу, кишәрлектә төрле  культуралар урнашканда, су сибүне  чиратлаштырырга  һәм төрлечә  көйләргә мөмкинлек  бирә.   Заводның куәте елга  300 дән артык машина җитештерерлек. 

Семинарда катнашучылар шулай ук Арча, Лаеш, Нармонка сугару системаларын, «Кырлай» агрофирмасының сугарулы кырларын  һәм Казан аграр университетының тәҗрибә кырларын карадылар.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы