16 Июля 2018
Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия. 2018 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр республика хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс уздырыла.

Конкурс комиссиясе составына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы, «Агросила – групп» ЯАҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Татагрохим» ААҖенең механизация һәм игенчелек буенча белгечләре кергән.

Тикшерү вакытында АПК оешмасында урып-җыюның сыйфатын бидгеләүче комиссиянең булуы, техниканың файдалануга әзерлеге, аның Татарстан Республикасы техника күзәтчелеге идарәсендә теркәлгән булуы аерым игътибарга алыначак.

Ашлык җыю комбайннарының әзерлеге («Комбайннар парады») берничә критерий буенча бәяләнәчәк. Техниканы, ашлыкның коелуын һәм югалуын булдырмау максатында, контроль суктыруда тикшереп карыйлар. Шулай ук автотранспорт, ындыр табаклары (ашлык чистарту, киптерү машиналарының әзерлеге), урып-җыю барышында хезмәтне оештыру кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. Урып-җыю кампаниясе барышында техника хәвефсезлеге мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.

Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы