25 Сентября 2018

Бүгенге көндә терлекчеләрнең  төп  бурычы  – терлекләрне вакытында кышкы абзарларга күчерүне төгәлләү, монда сөтнең зсыйфатын һәм күләмен киметмәү һәм терлекләрнең сәламәтлеген саклап калу аеруча мөһим.

Оператив белешмәләр буенча, республика хуҗалыкларында  терлекләрне кышкы    абзарларга күчерү   90%ка  башкарылган. Җәйге  лагерьларда  әлегә   51 савым гуртасы сакланып кала, барысы 521 иде. Кайбер районнарда бу эш сүлпәнрәк бара, мәсәлән, Түбән Кама районында  27%ка үтәлгән, Зеленодольск районында - 60%, Менделеевск - 63%, Актанышта - 75%, Чүпрәледә - 76%, Баулыда  - 77%, Питрәчтә - 78%, Кайбыч  һәм Кама Тамагы районнарында  -  85%, Тәтештә -  88%, Әлмәт районында - 90%.

Шул ук  районнарда тәүлеклек сөт савымының  да, һәр сыердан сөт күләменең дә кимүе күзәтелә. Кама Тамагы районында бер сыердан  8,3 кг сөт савалар,  Менделеевск районында – 10,4 кг, Питрәч районында - 12,1 кг, Зеленодольск районында – 12,5 кг, Баулы районында  - 12,6 кг, Кайбыч районында  - 13,4, Тәтештә  - 13,4, Әлмәт районында – 13,9 кг. Татарстан Республикасы буенча уртача күрсәткеч – 14,8 кг.

Әтнә районында шул ук вакытта бер сыердан  23,1 килограмм сөт савалар,  Мамадышта – 22,1 кг, Кукмарада – 21,2 кг.

Республика аграрийлары кышка терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр. Бүгенгә  республик буенча  1293,6 мең  тонна азык әзерләнгән. Шартлыча бер  башхайванга сусыл  һәм коры азык   22,1 центнер әзерләнгән.

Терлек азыгы әзерләү буенча алдынгылардан -  Саба районы хезмәтчәннәре, алар бер башка 29,9 центнер азык әзерләгәннәр. Алардан аз  гына калышалар:  Актаныш, Кукмара, Минзәлә районнары хезмәтчәннәре -   25  центнердан артыграк әзерләгәннәр. Шул ук вакытта Югары Ослан районында  әлегә  14,9 центнер гына,  Зеленодольск районында  - 16,8 центнер, Әлкидә – 18,8 центнер, Кама Тамагында -19,4 центнер.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы