6 Июня 2021
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез-Мелиоратор көне белән котлыйм.
Мелиорация бүген республиканың агросәнәгать комплексын үстерүдә зур әһәмияткә ия. Дөнья һәм ил тәҗрибәсе күрсәткәнчә, нәкъ менә җирләрне мелиорацияләү дәрәҗәсе, аның нәтиҗәлелеге азык-төлек проблемаларын хәл итүдә авыл хуҗалыгының техник дәрәҗәсе һәм мөмкинлекләре мөһим күрсәткече булып тора.
Шуңа күрә мелиораторларга авыл хуҗалыгы җирләрен киңәйтү һәм файдалану өчен уңайлы шартлар тудыру буенча аерым җаваплылык йөкләнә.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә уңышлар телим.



ТР Премьер-министры урынбасары –

Авыл хуҗалыгы министры

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

М. А. Җаббаров