24 Августа 2018

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 24 августына Татарстанда   2610,8 мең  тонна  ашлык суктырылды, шул  исәптән  1031мең тонна көзге бодай, 305,5 мең тонна көзге арыш, 226,4 мең тонна сабан бодае, 844,5 мең тонна арпа, 89,9 мең тонна борчак, 99,8 мең тонна солы.

Тулаем ашлык җыемы республиканың кайбер районнарында  100 мең тоннаадан артып китә. Болар: Сарман районы – 110,9 мең тонна, Зәй районы – 108,2 мең тонна, Тәтеш районы– 101 мең тонна.  Буа  (99,9 мең тонна) һәм  Нурлат (99,7 мең тонна) районнары да бу күрсәткечләргә якын.

Урып-җыю  кампаниясе башыннант Татарстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар 984,7 мең га мәйданда суктырылган, бу  фараздан  66 процент тәшкил итә. Иң күп мәйдан Буа районында суктырылган  (40,7 мең га, бу – фараздан 73,8 %), Чистайда  - 37,2 мең га (71 %), Алексеевск районында -  37,1 мең га (73,8%), Арчада  -  35 мең га (66,2%).

Татарстан Республикасы буенча бер гектардан уртача уңыш  26,5 центнер тәшкил итә. Бөртклеләр буенча алдынгы рәтләрдә:  Зәй  (уртача уңыш – 37 ц/га), Актаныш (34 ц/га), Сарман (33,8 ц/га), Нурлат (32,2 ц/га), Тукай (31,7 ц/га), Тәтеш (31 ц/га) районнары.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы