3 Декабря 2018

Татарстанда   2018 елның   26 ноябреннән   5 декабренә  кадәр  зона семинар-киңәшмәләре  уза. Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате  комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК,  җир мөнәсәбәтләре  һәм   кулланучылар базары идарәсе  башлыгы урынбасары  Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре   Советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин,  муниципаль  районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.

 Семинар-киңәшмәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә  ярдәм итү, шәхси  ярдәмче  хуҗалыкларда сыерлар санын саклап  калу,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүен  үстерү  буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турындагы  мәсьәләләр карала.     Иң яхшы авыл  җирлекләренә, гаилә  фермаларына һәм шәхси хуҗалыкларга  бүләкләр  бирелә.  

 4 декабрьдә  әлеге чара  Спас муниципаль районында  Болгар шәһәренең  Мәдәният  Йортында  узачак,  анда  Аксубай, Алексеевск, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат,  Спас, Чирмешән һәм Чистай  муниципаль районары  катнаша. 

5  декабрьдә  әлеге чара    Сарман   муниципаль  районында   Сарман авылы  Мәдәният  Йортында  узачак,  анда  Әгерҗе,   Азнакай, Актаныш,  Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Ютазы  муниципаль районнары  катнаша.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы