2 Августа 2021
Кичә республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу башланды, ә бүген Татарстан Республикасы буенча 2021 елгы авыл хуҗалыгы санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.Ул шулай ук авыл хуҗалыгы санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия рәисе булып тора. Моннан тыш, утырышта министр урынбасары Ришат Хәбипов һәм ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров та катнашты.

"СХМП-2021 – бөтен Россия өчен мөһим стратегик, икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия эре масштаблы чара. Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерцияле булмаган ширкәтләр исәпкә алу объектлары булып тора», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

"Авыл хуҗалыгы санын алу нәтиҗәсендә җыелган мәгълүматның уникальлеге шик тудырмый. Алда зур тырышлык таләп итә торган бердәм эш көтә. Кичә генә дә 900 гә якын исәпкә алучы эшләде, 14 000 объект буенча мәгълүмат тупланды», - дип сөйләде Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.

Халык санын алу тәмамланганнан соң ачыла торган иң мөһим темалар арасында авыл хуҗалыгының аерым тармакларын урнаштыруга бәйле үзгәрешләрне, исәпкә алу объектларының техника, җиһазлар, элиталы орлыклар, нәселле терлек белән тәэмин ителешенә бәя бирүне билгеләп үтәргә мөмкин.

Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматны белү республиканың дәүләт аграр сәясәтенең төп максатларына ирешергә мөмкинлек бирә: 1) авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең конкурентлылык сәләтен арттыру. 2) уңай инвестицион климат булдыру һәм АПК өлкәсендә инвестицияләр күләмен арттыру.

Татарстанның авыл хуҗалыгы Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Татарстан Республикасы ашлык, ит, сөт, йомырка җитештерүче иң эре предприятиеләрдән санала. Авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе буенча республика Россия Федерациясендә 4 нче урында һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Зур инвестицияләр нәтиҗәсендә республикада Европада ит һәм сөт җитештерү буенча иң эре югары технологияле фермалар эшли, алар заманча автоматлаштырылган җиһазлар белән җиһазландырылган.

Исегезгә төшерәбез, Халык санын алу 2021 елның 1 августыннан 30 августына кадәр үткәрелә, аның арадаш нәтиҗәләре 2021 елның декабрендә билгеле булачак. Ахыргысы-2022 ел ахырында.

Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы