4 Октября 2018
Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. 4 октябрьгә 37,9 мең га (планнан 59%) мәйданда 1320,7 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Бер гектардан уртача уңыш 348 центнер тәшкил итә.
Бәрәңге 5 мең га (84%) мәйданда 138,1 мең тонна җыелган, уртача уңыш – 276 ц/га.
Республика хуҗалыкларында яшелчә 1065 га (45%) мәйданда җыелган. Тулаем җыем 21,6 мең тонна тәшкил итә.
Республикада орлык кукурузы 2,1 мең га мәйданда 8,9 мең тонна суктырылган. Уртача уңыш – 42,4 ц/га.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Читайте также



Казанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
28 Сентября 2018

Ташламалы хактан техника кайтарырга гаризалар җыябыз!
21 Февраля 2020