20 Августа 2018

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 17 августына Татарстанда узган тәүлектә   41,3 мең га мәйданда  100 мең  тонналап  ашлык суктырылган, уртача   уңыш  –  24,1 ц/га.

Урак  башланганнан бирле  Татарстан Республикасында бөртекле  һәм кузаклы культуралар 866,2 мең га мәйданда суктырылды, бу барлык мәйданның  61 процентын тәшкил итә.  Иң күп мәйдан Буа районында суктырылган   (37,8 мең га  (70%), Чистай районында – 34,6 мең га (68%), Алексеевск районында –  31,8 мең га (67%), Тәтештә – 30,2 мең га (68%), Сарманда – 28,5 (65%), Азнакайда  – 27,3 мең га  (73%),  Нурлатта – 27,9 мең га (89%).

Республика буенча  2329,6 мең  тонна ашлык  суктырылган, шул исәптән    1025,3 мең тонна – көзге бодай,  303,5 мең  тонна – көзге арыш, 113 мең тонна –  сабан бодае, 717,1 мең  тонна – арпа, 82,2 мең  тонна – борчак,  76,5 мең тонна   –  солы.

Республиканың  кайбер  районнарында  тулаем  ашлык җыемы  90 мең тоннадан    артып  китә.   Сарман районында – 99,1 мең тонна, Зәйдә – 98,7 мең тонна, Тәтештә – 94,6 мең тонна, Буада – 93,2 мең тонна, Нурлатта – 91,5 мең тонна.

Татарстан Республикасы буенча бер  гнектардан  уртача уңыш   26,9 центнер тәшкил итә. Уңдырышлылык  буенча алдынгы районнар:  Зәй районы (38 ц/га), Сарман районы (34,8 ц/га), Актаныш  районы (34,6 ц/га), Нурлат   районы (32,8 ц/га), Тукай районы  (32,5 ц/га), Тәтеш  районы  (31,3 ц/га).


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы