Оператив белешмәләргә караганда, 3 августка Татарстанда көзге культуралар 252,3 мең га мәйданда суктырылган, бу планнан 54,7% тәшкил итә. Көзге бодай 210,7 мең га (61,4%) мәйданда суктырылган, көзге арыш - 41,6 мең га (35,4%). Хуҗалыклар шулай ук арпа суктыруга керештеләр – 6,3 мең га (1,5%) мәйданда башкарылган.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча игеннәр 265,4 мең га мәйданда җыелган, бу барлык чәчү мәйданының 17,9 %ын тәшкил итә. Тәүлек эчендә 50,7 мең га мәйданда ашлык суктырыган.
Иң күп мәйданда ашлык суктыру буенча алдынгылар рәтендә: Зәй районында – 33,9%, Әлкидә – 30,7%, Нурлатта – 30,1%, Сарманда – 29,2%. Бер тәүлектә иң күп суктырган районнар: Кукмара районы – 6,7%, Әлки районы - 6,2%, Аксубай районы – 6%.
Республика буенча барлыгы 787,6 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән узган атнада - 144,4 мең тонна.
Республика буенча уртача уңдырышлылык бер гектардан 29,7 центнер тәшкил итә.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
