19 Сентября 2018

«2017-2020  елларга  Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасы буенча  грантлар бирү өчен  КФХ проектларын  сайлап алу  конкурсына  йомгаклар  ясалды. Грантларның  гомуми күләме    70,2 млн. сум  тәшкил итә, шуннан   40,7 млн. сум   (58%) федераль  бюджеттан  бирелде.Өстәмә конкурска кертелгән  15   крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 7 муниципаль районнан   10 КФХ  грантлар  отты (конкурслар).

Сөтчелек юнәлешендәге  4 ферма     (300 баш сыер), эре мөгезле терлекләрне симертү юнәлешендәге 2 ферма (400 баш), 1 ат фермасы  (200 ат), 1 кошчылык  фермасы (15 мең  бройлер), 1 сарык фермасы  (500 баш сарык) һәм бер  балык  үрчетү фермасы (елга  15 тонна товар балыгы) финансланачак.  Җиңүчеләр     2 млн. сумнан 10 млн. сумга  кадәр грантлар  алачак.

Республикада шул  грантлар  исәбенә  8 гаилә терлекчелек  фермасы  төзеләчәк һәм үзгәртеп корылачак, өстәмә  рәвештә  600 баш  эре мөгезле терлек  (шул исәптән 200  тана), 50 баш  ат сатып алыначак. Конкурста җиңүче  КФХ башлыклары   Программа  шартлары  нигезендә   өстәмә  рәвештә  кимендә   30 даими эш урыны  булдырачаклар.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы