«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе эшендә Казанда Венгриянең генераль консулы Адам Штифтер катнашты
29 Июня 2018

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «РФА Казан фәнни-тикшеренү үзәге”нең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ тәҗрибә кырларында «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе үз эшен дәвам итте. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанда Венгриянең генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, быелгы күргәзмәдә Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Венгрия республикаларыннан 150 компания, алдынгы чит илләр компанияләре вәкилләре катнашты. Кунакларга АПК өлкәсендә үзебезнең һәм чит илләрнең яңа технологияләре, авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары, катнаш азык, терлекчелек фермалары өчен җайланмалар, азык әзерләү техникасы күрсәтелде.

Эшлекле программа кысаларында терлекчеләрнең түгәрәк өстәлләре узды, аларда эре мөгезле терлекләрне тукландырудагы яңа технологияләр, «Найди ID» глобаль сөт мониторингы системасы, нәсел хуҗалыкларында сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләрнең тәңгәллеге, сөт бирүче сыерларны тукландыруда заманча технологияләр турында фикер алыштылар. Чарада «Хунланд Трейд» (Венгрия) компаниясе җитәкчесе Алексей Китаин катнашты. Ул нәсел терлеген кайтару мәсьәләләренә ачыклык кертте.

Шулай ук терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча төрле мастер-класслар узды: алар сыерларның репродуктив органнары патологияләрен билгеләү өчен УЗИ ясау, фермада терлек азыгын экспресс-анализлау һәм аның нәтиҗәләрен куллану, авыл хуҗалыгы культураларын экспресс диагностикалау темаларына багышланган иде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы