«Татарстанда кыр көне-2018» күргәзмәсендә мелиораторлар «Казанка» су сиптерү машинасын эш барышында күрсәттеләр
28 Июня 2018

Бүген  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «РФА Казан  фәнни-тикшеренү үзәге”нең  “Татарстан   авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты”  ФДБФУ тәҗрибә кырларында    «Татарстанда кыр көне – 2018»  күргәзмәсе ачылды. Форум  авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренең киң спектры буенча фикер алышу, шулай  ук яңа   продуктлар  һәм технологияләр күрсәтү  өчен, шул исәптән    мелиорация  өлкәсендә дә, киң мәйданчыкка әверелде.

Авыл хуҗалыгы  культураларын  сугару өчен «Татмелиоводхоз» идарәсе”  ФДБУ һәм  «Татмелиорация» ААҖ  тарафыннан    күргәзмәдә     мелиорация   челтәре,  насос станциясе урнаштырылган, 10 мең кв. метрга сулык  казылган.   Су махсус  корылган скважиналардан алына, ул шулай  ук  махсус төзелгән  резервуарга  керә, анда  җылына һәм  авыл хуҗалыгы   культураларын  сугару  өчен  җибәрелә.

Бүгенге  күргәзмәдә бу   мелиорация  җайланмасын   кыр шартларында эшләтеп күрсәттеләр. Шул  ук вакытта  Татарстанда  җитештерелгән  «Казанка» су сиптерү  машиналарының  да  заманча   үрнәкләре  күрсәтелде.  Аны  Казан   сугару  техникасы  заводы  эшләп чыгара.  Заводның   әлеге  продукциясе   республика    кырларында  өч еллап  эшли  һәм ул  үзен  аграрийлар  өчен  ышанычлы  партнер буларак күрсәтте. Бу  техника үзенең характеристикалары буенча  Европада  җитештерелгән аналоглардан калышмый. Шул  ук вакытта    үзебезнең  машиналарның  үзкыйммәте  30 %ка кимрәк.

«Татарстанның  мелиорация   тармагы, аерым  алганда,  ирригацион  мелиорация, төбәк өчен  зур   социаль-икътисадый  әһәмияткә ия, чөнки    республика территориясе критик  игенчелек  зонасына керә.  Даими  рәвештә була  торган  корылык   аграр секторга шактый зыян сала.  Корылык белән көрәшүнең бердәнбер ысулы –   ясалма  сугару  куллану.  Мелиораторларның  нәкъ менә шул эшләре, табигать шартларына  бәйсез рәвештә,  игенчелекнең тотрыклылыгын  арттырырга, конкуренцияле    авыл хуҗалыгын  булдырырга ярдәм  итә», – дип  cөйләде «Татмелиорация» Траст компаниясенең   генераль  директоры  Рөстәм Сөнгәтуллин.