29 Июня 2020

Татарстанда 2 июльдән 4 июльгә кадәр кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.

Хәзердән үк күргәзмәгә килүчеләрне һәм катнашучыларны теркәү, массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү бара.

“Кыр көне – 2020” Лаеш районында ачык һавада узачак. Күргәзмә эшлекле форматы белән генә түгел, ә, көзге культуралар, аннары сабан культуралары чәчүдән башлап, аңа ел буе катлаулы эзерләнү тәртибе белән дә аерылып тора. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы күрсәтмә чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән турыдан-туры танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «Агро-сәнәгать комплексынинженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «Агро-сәнәгать комплексын цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары күрсәтеләчәк.

Шактый заводларның рәсми дилеры буларак, “Татагролизинг” АҖ күргәзмәдә заманча авыл хуҗалыгы техникаларының киң төрен күрсәтергә планлашыра. Мисал өчен: ОАО “Гомсельмаш” заводында җитештерелә торган югары җитештерүчән КЗС -1218 маркалы ашлык суктыру комбайнннары, “Алмаз” компаниясенең ПЧ-4,5 һәм БДП 6,4  маркалы туфрак эшкәртү техникалары һәм СЗП -3,6 чәчкечләре. Барлык тәкъдим ителгән техникаларны сублизинг шартларында алырга мөмкин.

Эшлекле программа кысаларында агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.

Чараның максаты - тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Үткәрү урыны – Татарстан Республикасы Лаеш районы (Олы Кабан авылы янында).