“Татарстанда кыр көне -2020”дип исемләнегән алтынчы агротехнологик күргәзмә үтеп тә китте.
Быел ул Роспотребнадзор куйган барлык таләпләрнең катгый үтәлүе шартларында оештырылды. Чарага Россиянең 24 төбәгеннән 200дән артык экспонат җыелган иде. Күргәзмәне 7 меңнән артык кеше карады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов чараның оештырылыш дәрәҗәсенә югары бәя бирделәр.
Шактый заводларның рәсми дилеры буларак, “Татагролизинг” АҖ күргәзмәдә заманча авыл хуҗалыгы техникаларының киң төрен күрсәтте. Мисал өчен: ОАО “Гомсельмаш” заводында җитештерелә торган югары җитештерүчән КЗС -1218 маркалы ашлык суктыру комбайнннары, “Алмаз” компаниясенең ПЧ-4,5 һәм БДП 6,4, ПОН-8-35 маркалы туфрак эшкәртү техникалары һәм СЗП -3,6 чәчкечләре. Күргәзмә кысаларында “Татагролизинг” җәмгыяте авыл хуҗалыгы техникаларын сату буенча дистәләгән килешүләр төзеде.
“Татарстанда кыр көне -2020” күргәзмәсенең йомгаклау өлеше бүләкләүләр белән тәмамланды. “Татагролизинг” җәмгыяте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломына лаек булды.




















