5 Октября 2019

Бүген Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде. 

Ярминкәләрдә  сатулар  иртә таңнан  башланды, сәгать алты  тулганда  инде  ярминкә  мәйданнары  халык  белән  тулган  иде.    Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә   шәһәр халкы,  бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  аеруча   яратып  йөри һәм ул  зур  социаль әһәмияткә  ия.    Биредә  кулай  бәяләрдән  барлык  продукцияне  -  ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.     Шулай  ук  хәләл  продукция  дә  бар.   

 Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары    Николай Титов, шулай  ук  министр     урынбасарлары,  муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  йөреп  чыктылар.  Алар  китерелгән  продукциянең   ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.  Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде.  

 «Бүгенге  ярминкәне  без  Өлкәннәр  декадасы кысаларында  үткәрәбез,  шуңа  күрә  һәр мәйданда  ихтирам һәм игътибар йөзеннән  өлкәннәр  өчен  коймаклар,  камыр  ризыклары  белән  кайнар  чәй  өстәлләре  әзерләнгән иде,   ә Мәскәү  районының  ярминкә  мәйданында   чын  казанда хәтта  бик  тәмле  пылау  да пешергәннәр», - дип  сөйләде  Николай Титов.

Ярминкәләргә иң иртә  килгән  сатып  алучылар,  әлбәттә, өлкән  буын  кешеләре. Алар иртәнге сәгать  5тә  үк  киләләр, шуңа күрә  кайнар  ризыклар  куелган      бүгенге өстәлләр    алар  өчен  бик әйбәт  булып  чыкты.   «Апа, арыгансыздыр, безгә кереп,  чәй  эчеп алыгыз,  ял  итеп  чыгыгыз, без  Сезгә чәй  әзерләп  куйдык», - дип, кайгыртучанлык  күрсәттеләр  өлкәннәргә  ярминкәләрне оештыручылар.

Сатып  алучыларның  күбесе  бүген     сумкаларын  тутырып,  ярминкәне  оештыручыларга  рәхмәт әйтеп  киттеләр.    Фермерлар да  үзләре үстергән йә   җитештергән  әйберләрен  сату  мөмкинлеге  чыгуга  сөенәләр.      

“Мондый  социаль әһәмиятле  чараларны  оештыру  зур  хезмәт һәм җаваплылык  таләп  итә,  әмма  без,  бергәләп, бу  зур  һәм игелекле  эшне  башкарып  чыга  алабыз,  шуңа  күрә  мондый  чаралар оештыруны    дәвам  итәчәкбез”, -   дип сөйлиләр  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре.       

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы