26 Ноября 2018

Татарстанда татар атлары токымын яңарту буенча актив эш алып барыла. Бу токым атлар җирле абориген төркемнәргә керәләр. Алар түзем булулары,  табигать шарталрына тиз җайлаша алулары һәм канэчкеч бөҗәкләргә һәм  аеруча киң таралган авыруларга чыдам булулары белән аерылып торалар.     Аларны үрчетү фермер хуҗалыкларында табынлы атчылыкта зур уңыш  китерә.    

Татар атлары токымын яңарту буенча эш  Мәскәү коллегалары белән тыгыз хезмәттәшлектә   алып барыла.14 – 16 ноябрьдә Мәскәү шәһәренең Атчылык  өлкәсендә селекцион казаныш буенча эксперт комиссиясе татар атлары  токымын яңарту мәсьәләсе буенча Лениногорск муниципаль районының   «Нәбиуллин Ф.М.» ИП хуҗалыгында, Әлки муниципаль районының     «Бакиров Ф.Р.» КФХында һәм Теләче муниципаль районының  «Гиниятуллин С.Ш» ис. КФХында булды. Комиссия составына Тимирязев ис. Мәскәү Авыл хуҗалыгы академиясенең РДАУ атчылык кафедрасы  мөдире Владимир Демин, «Госсорткомиссия» ФДБУ баш зоотехнигы  Виктор Тюриков, К.И.Скрябин ис.  Мәскәү ләүләт ветеринария медицинасы    академиясе ФДБМУенең эре мөгезле терлек һәм механизация кафедрасы  мөдире Сергей Козлов кергән иде. Комиссия белән бергә “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ  башлыгы Ришат Зарипов, Терлекчелектә нәсел эшенә идарәнең нәсел эше  бүлеге  башлыгы  Ирек Әхмәтов, «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов йөрделәр.

Хуҗалыкларда булу нәтиҗәсе буенча комиссия татар атлары токымын  яңарту эше буенча уңай бәяләмә бирде.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы