23 Июля 2021

Хәзерге вакытта республика аграрийлары быелгы   корылык  шартларында уңыш өчен көрәшүләрен дәвам итәләр. Бүгенге көнгә   640 мең тоннадан артык ашлык  җыелган,  уңдырышлылык - гектардан 17,5 центнер, ашлык 368 286 гектар мәйданда  суктырылган.

Уңыш җыю буенча Тәтеш, Зәй һәм Тукай районнары алда бара. Тәтеш районында уртача уңыш - 24, 8 ц/га, 13 450 гектар җир суктырылган, 33 356 тонна ашлык җыелган.

Зәй районында бөртекле культуралар 13 мең гектар мәйданда җыеп алынган, 29651 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - 22, 9 ц/га.

 - Шунысы  сөендерә, бу көннәрдә шифалы яңгырлар явып  узды.   Яңгырлар   техник культуралар - чөгендер, рапс, көнбагыш өчен бик файдалы, - дип сөйли  Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Лидерлар өчлеген Тукай районы йомгаклый. Биредә уртача уңыш - 22,5 ц/га, 9433 гектар мәйданда 21 249 тонна ашлык суктырылган.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы