15 сентябрьдә Татарстанда виноград үстерүчеләр уңышларының ел саен уздырыла торган күргәзмәсе узды. Биредә виноградның «Изабелла», «Ливия», «Мускат», «Светлана» сортлары һәм Урта Идел климаты шартларында үстерелгән башка күп төрле сортлар бар иде. Күргәзмә юбилей елында узды - унынчы юбилей күргәзмәсенә республиканың барлык виноградчылары җыелган иде.
Сәламләү сүзе белән күргәзмәне оештыручылар, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге чыгыш ясадылар.
Килүчеләр татлы җимешләрдән авыз итеп кенә калмыйча, үсентеләрне карау буенча консультация дә алдылар. Виноградчылар күпсанлы килүчеләргә үз киңәшләрен бирделәр, кунаклар алардан үзләренә ошаган сортларның ботакларын алдылар.
Бакчачылар бу елның виноград өчен бик үк уңай булмавын билгеләп үттеләр, кайбер сортлар һәлак булган. Әмма казанлыларны алар үз җимешләре белән гаҗәпләндерә алдылар. Һәвәскәр бакчачылар 80нән артык йөзем җимеше алып килгәннәр. Барлык җимешләр дә гаилә фермаларында үстерелгән, аларның һәркайсының тәме аерым үзенчәлеккә ия. Мәсәлән, сортларның берсеннән шалфей тәме килә, икенчеләрендә җиләк яисә мускат тәме.
Күргәзмәдә шулай ук Казан аграр университетының Ландшафт дизайны үзәгеннән дә төрле продукция китерелгән иде.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы



