4 Мая 2019

Татарстан  Республикасында  чәчүгә  барлык  районнар да  чыкты.   Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.    

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин үткәрде.

Республикада  бүгенгә  чәчү   710 мең га, ягъни      41% мәйданда башкарылган,  шуннан  бөртекле  сабан  культуралары   - 485 мең га (50%). «Чәү өчен  уңай  һава  торышы  урнашты, эш  тиешенчә  оештырылган очракта якын  көннәрдә  җитештерүчәнлекне    120 мең гектарга  җиткерергә  мөмкин  булачак.  Моңа  ирешеп  була», - диде  Марат  Әхмәтов.

Көзге  культураларга  килгәндә,  кабат  чәчелергә  тиешле  культураларның  яхшыруына  өметләнеп  булмый. «Гидрометеоүзәк    аларга  куркыныч  янавын  раслады. Татарстан  Республикасы  Президенты  күрсәтмәсе  нигнезендә (РП - №170) республика  буенча  2 майдан  гадәттән тыш  хәл  (ЧС) кертелде,  - диде  Марат  Әхмәтов. – шуңа  бәйле  рәвештә,  муниципаль районнар  биш  көн  эчендә  гадәттән тыш  хәлләрнең  нәтиҗәләрен  бетерү  буенча  чаралар  күрергә  тиеш».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  авылда  кече  хуҗалыклар  турында  җентекләбрәк  сөйләде.  

Аның  сүзләренә караганда,  кече  хуҗалыклар   - болар   450 меңнән артык   шәхси хуҗалыклар,   4 меңнән артык   фермер хуҗалыгы һәм  260 авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  Татарстан  Республикасы Икътисад министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләр  Советы  белән  берлектә    мартта  шәхси  хуҗалыкларны  үстерү  мәсьәләләре  буенча  авыл  җирлекләре башлыклары  белән  күчмә  утырыш  уздырылды.     Продукцияне сату,  түбән  бәяләр  һәм  авылда  яшьләрнең  аз  булуы борчуга  сала.   Шул  ук  вакытта,  авыл  җирлекләре  башлыкларының  күпчелеге  тиешле  шартлар  тудырылганда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүне  арттыру  өчен  реаль  мөкинлекләрне  дә  күрәләр.    

Марат  Әхмәтов агымдагы  елның  1  кварталындагы  эш  йомгаклары  буенча  белешмәләр китерде. 

Шәхси хуҗалыкларда  савым  1  мең  тоннага  кимеде,  ит  җитештерү    - 500 тоннага. Ә фермер  хуҗалыклары, киресенчә,    сөт  күләмнәрен    2,3 мең тоннага  арттырдылар, итне  – 1,5 мең тоннага.

Моннан  тыш, кайбер  районнарда  сыерлар  саны  кимү  дәвам  итә.  Ел  башыннан  3  ай  эчендә  генә  дә      Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы  районнарында   10  %ка кимеде. 

Марат  Әхмәтов  фикеренчә,  дәүләтнең  уңай  нәтиҗә  көтәргә  хакы  бар,  чөнки  бюджеттан  шактый  зур  күләмдә  ярдәм  күрсәтелә.  

Бу  елдан  башлап,  авыл  халкының  үтенече  буенча,  савым сыерлары  өчен  өчен  бирелә  торган  субсидияләр  ветеринария  хезмәтләре  күрсәтүгә бирелә  торганнар    белән  берләштерелде.   Шул  ук  вакытта, чыгымнар  артуны  истә  тотып,    шәхси хуҗалык  тотучыларга  мини-фермалар  төзүгә     субсидияләр  арттырылды.  

Шулай  ук  башмак  таналар  һәм бер  мәртәбә  бозаулаган  сыерлар  сатып  алуга   субсидияләр ике  мәртәбә  арттырылды.  

Кызганычка каршы,  кайбер  шәхси  хуҗалыклар   терлекләрне  алга  таба  арттыру  өчен  түгел,  ә  бер  мәртәбә  табыш  алу  өчен  алу  ягын  карыйлар, дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.

Шулай  булса да,  дәүләт  ярдәме  чаралары  республикада  фермер  хуҗалыкларының  актив  үсүенә  ярдәм  итә:      кварталда  терлекләр  һәм кош-корт саны    10%ка артты,    акчалата  табыш  -  25%ка,   яңа  булдырылган  эш  урыннары  саны  - 250 кеше.

Чистай, Спас, Зәй һәм Лаеш  районнарында ярдәм  алган  хуҗалыкларда  динамика аеруча яхшы.   

«Без, үсемлекчелек  юнәлешләрен  дә  кертеп,  яңа  эш  башлаучы  фермерлар  буенча грант  ярдәменнән  нәтиҗәлелек   рейтингын  төзедек,   - диде  министр. – Кайбер  районнарның дәүләт ярдәменнән  акчалата  табышлары   борчу  тудыра.  Бирелгәннән азрак табыш  алучы  районнарның  игътибарлырак  булуларын  сорыйм.   Агымдагы  елда  грант  программаларына  да   конкурслар игълан ителде.   Лимитлар  4 төр  грантка    950 млн. сумга  артты».

Чыгышның тулы тексты: сүзләр

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы