7 Сентября 2020

Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнары(99%), Биектау, Түбән Кама(98%), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче районнары(97%) финиш сызыгында. Исегезгә төшерәбез, быел беренчеләрдән булып урып-җыюны Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре төгәлләде.

Уңдырышлылык буенча иң югары күрсәткечкә Зәй районы игенчеләре иреште, алар 37,3 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыюны уңышлы төгәлләделәр. Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү һәм механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 48,6 центнер ашлык җыеп алынды. Тулаем җыем 181,4 мең тонна тәшкил итте.

Район кырларында 60 ашлык җыю комбайны эшләде. Районның урып-җыю кампаниясе алдынгылары:Илдус Фәтхуллин Торум 750 комбайнында 4882 тонна ашлык суктырган, Айрат Уразманов Туканода 450 комбайнында - 4334 тонна, Ирек Хәсәншин Лексионда - 4294 тонна, Андрей Митрофанов Туканода 450 - 4247 тонна, Дамир Шәйгарданов Торум комбайнында 750 тонна ашлык суктырган.

Уңдырышлылык буенча «Зәй» агрофирмасы алда бара, ул һәр гектардан 55 центнердан артык ашлык җыйган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республика аграрийлары шикәр чөгендерен җыюга керешкәннәр. Бүгенге көндә шикәр чөгендере 6010 га мәйданнан җыелган (фаразга карата 12%). 243,9 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш - 405,9 ц/га.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, көзге культуралар 502,2 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразга карата 91% тәшкил итә, туфрак 785 мең га мәйданда(44%) эшкәртелгән.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы