6 Декабря 2019

Аграр оешмаларда хәзер авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлауның кызган вакыты. “Теньки” хуҗалыгында, хәзер ул “Нармонка” агрофирмасының №2 филиалы дип атала, тагылма агрегатларны төзекләндерү эше ахырына да якынлашып килә. Техника ремонты оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп алып барылуныхуҗалыкка яңа инвестор – “Татагролизинг” җәмгыяте килү белән аңлаталар. Шулай ук белгечләрнең, механизаторларның уңганлыгы да зур роль уйный. Мәсәлән, хуҗалык инженеры Валентин Владимирович Поляковның осталыгына, оештыру сәсләтенә коллегалары сокланып карыйлар.

 

“Валентин Владимирович бик тәҗрибәле белгеч. Ул тракторның дөрес эшләвен-эшләмәвен тавышыннан ук әйтеп бирә.” – ди инженер турында №2 филиалының “Теньки” бүлеге идарәчесе Константин Арсенов. Ремонтка мохтаҗ техника сүтелеп, сыйфатлы төзекләндерелеп,тиз арада яңадан җыела да икән инженер Валентин Поляков җитәкчелегендә.

“Эштә тоткарлык тудырмас өчен, ватылган техниканы төн буе да ремонтлап чыгабыз инженер белән. Ул үзе дә беркая китми, таңга чаклы, төзәтеп бетергәнче безнең белән, гел булышып, аңлатып тора” – дип сүзне куәтли  механизатор Александр Кормишин.

Бүлек җитәкчес Константин Арсенов та, механизатор Александр Кормишин да героебыз инженер Валентин Поляков белән инде 4 дистә елга чаклы бергә хезмәт куялар икән. Шуңа аның бөтен холык-фигылен өйрәнеп беткәннәр. Һәм коллегалары турында фәкать җылы фикерләрен генә белдерделәр.

Валентин Поляков армиядән кайткач та, 1977 нче елдан Теньки авылындагы сельхозтехника оешмасында шофер булып башлый хезмәт стажын. Җиде елдан соң аны механик итеп куялар. Ә инде 2003 нче елдан инженерлык эшен башкара. Туган төбәгендә, Кама Тамагы районының Теньки авылында эшли башлавына 42 ел вакыт узып та киткән инде. Шул гомер эчендә хуҗалык нинди генә үзгәрешләр кичермәгән.

“Бик кыен чаклар да булгалады, хезмәт хакларын яртышар ел буе күрми эшләдек”- дип искә ала Валентин Поляков.-“Ә хәзер, хуҗалыкны “Татагролизинг” җәмгыяте үз канаты астына алгач, хәлләр уңайга китте. Хезмәт хакларын ноябрьгә яптылар. Практа эш гөрли: запчастьләр кайтарылып тора, техникалар ремонтлана. Кәефләр күтәренке хәзер”.

“Нармонка” агрофирмасының №2 филиалы буенча тулаем алганда, тырмаларның 97 проценты, тагылма агрегатларның 80 проценты төзекләндерелгән инде. Филиал директоры Фәнил Абулханов аңлатуынча, декабрь азагына барлык техникаларны, шул исәптән тракторларны да төзекләндереп бетерергә максат куйганнар.

“Инвесторыбыз “Татагролизинг” җәмгыяте ярдәме белән проблемаларны хәл итеп барабыз, максатка ирешергә шартлар тудырылган” – ди №2 филиал директоры. – “Иң мөһиме, Валентин Поляков кебек тырыш белгечләребез, уңган механизаторларыбыз бар. Алар белән таулар да күчереп була” – дип өсти, ышанычлы команда булуга ишарәләп.

Героебыз Валентин Поляков исә, пенсиягә чыкканына инде ике ел булса да, әле хуҗалык эшеннән китәргә җыенмавын белдерде. “Хәзер филиалда шартлар яхшыргач кына, эшне ташлыйсы килми” – ди ул.

Видео: Инженер филиала №2 Поляков В В