14 Ноября 2019

Кама Тамагы районындагы “Теньковская” агрофирмасында эшчеләр 4-5 ай буена хезмәт хакысыз яшәргә мәҗбүр булган иделәр. Кыска гына вакыт эчендә әлеге агрофирманың хуҗалары ике тапкыр алмашынды. Ләкин халыкның хәле җиңеләймәде. Һәм менә, ниһаят, боз кузгалды кебек. Бу көннәрдә агрофирма эшчеләренә октябрь аена хезмәт хаклары бирелде.

 

“Җәй буена рәтләп эшли алмадык, терлек азыгы әзерләнмәде. Солярка булмау сәбәпле, техникалар басып торды. Хәзмәт хаклары да түләнмәде” – дип искә ала “Теньковская” агрофирмасы механизаторы Илнур Айсин. – “Ә хәзер, хуҗалыкны “Татагролизинг” җәмгыяте үз канаты астына алгач,яхшыга таба китте. Хезмәт хакларын менә октябрь аена алдык. Терлекләргә азык әзерлибез. Барысы яхшы, эшләргә дә, яшәргә дә була”.

Механизатор фикерен фермада терлекчеләр дә куәтләделәр:

“Хәлләр яхшыга китте. Октябрь аена хезмәт хаклары бирделәр. Терлекләргә азык мулдан бирелә башлады. Халыкның кәефе күтәрелә. Сыер савучылар яңадан эшкә кайттылар”, - дип аңлата агрофирманың “Варварино” бүлеге ферма мөдире Юлия Королева.

“Теньковская” агрофирмасындагы уңай үзгәрешләр 10 нчы октябрьдән соң башланган икән. Шул вакыттан агрофирманы “Татагролизинг” җәмгыяте үз идарәсенә ала. Яңа инвестор белән яңа җитәкчелек килгән.

“Хуҗалык хәзер “Нармонка” агрофирмасының №2 филиалы” дип йөртелә. Кызганычка каршы, “Татагролизинг” җәмгыяте идарәсенә күчкәндә, хәлләр бик аяныч иде” – ди агрофирманың яңа директоры Фәнил Абелханов. Кырлар эшеәртелмәгән, терлекләргә азык бик аз әзерләнгән булган. Яңа җитәкчелек кичекмәстән басуларны эшкәртүгә игътибарны көчәйтә. Инвестор “Татагролизинг” ярдәме белән солярка кайтарыла. Кукурузларны силоска салу эше җанлана.

“Без эшли башлаганда агрофирмада бер шартлы терлеккә нибары 13 центнер берәмлектәазык әзерләнгән иде. Бу бик аз. Хәзер 25 центнерга җиткердек.” – ди агрофирманың баш зоотехнигы Альберт Насрытдинов. Әле дә эш дәвам итә. Хәзер күрше хуҗалыкларның кукурузларын үзләре өчен силоска салалар икән. Азык запасын 32 центнер берәмлеккә җиткерү максатлары.

Агрофирманы “Татагролизинг” үз идарәсенә алгач, шушы кыска гына вакыт эчендә терлек торакларын да ремонтлап чыкканнар. Хәзер хуҗалык фермалары кышкы чорга әзер. Дөрес, әлегә савыла торган сөт күләме аз. Продукцияне арттыру максатыннан, терлекчелек белгечләренә шушы көннәрдә махсус семинар да үткәрелде.

“Булган кимчелекләрне бетереп, сөтне арттырырбыз” – дип ышандыра агрофирма директоры Фәнил Абделханов. Аның өчен шартлар тудырыла. Тиздән Киров өлкәсеннән яхшы токымлы таналар да кайтарырга ниятлиләр икән. Ә иң мөһиме: хәзер җылы мөнәсәбәтне тойган эшчеләрнең яңа инвестор - “Татагролизинг” җәмгыятенә ышанычлары ныгый.