27 Декабря 2019
ТР Дәүләт Советы депутаты - «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин Казанда «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Гражданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Илдус улы Җиһаншинга татар халкының мәдәни мирасын саклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр дә алга таба хәл итү өчен эшкә алынды, аерым мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.