Уҗымнарның  яртысы үлсә дә, “Татагролизинг” җәмгыяте идарәсендәге агрофирмаларда мул уңышка өметләнерлек нигез салынды.
17 Мая 2019

Гадәти булмаган кызу көннәрдән соң яуган шифалы яңгырлар игенче күңелен тынычландыра төште. Гарасаты гына булмасын, ә бу яңгырлар бик көтелгән иде. Юкса, шакый мәйданнарда уҗымнарның үлеме дә хәлне кискенләштерде. Республикада гадәттән тыш хәл игълан ителү бер дә юкка түгел бит... Көзен чәчкән иген культуралары үлеме нәтиҗәсендә иң зур зыян күргән төбәк - Идел аръягы районнары булды. Аеруча Кайбыч һәм Кама Тамагында уҗымнарның 70 проценттан артыгы яраксызга әйләнде. “Зур өметләр баглап, узган көздә фәкать яхшы сыйфатлы орлыклар белән генә чәчкән идек уҗымнарны”, - дип уфтана Кама Тамагы районының “Бортас” агрофирмасы баш агрономы Фәрит Садыйков. Ул инде дистә еллар дәвамында эшли бу хаҗалыкта. Шул дәвердә өч инвестор алмашынуын кичергән. Соңгысы – елъярым элек килгән “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте, аеруча зур планнар белән, җиң сызганып эшкә кереште ди баш агроном. Элеккеге хуҗалардан эшкәртелмичә калган 2 меңъярым гектар җир сөрелеп, чәчүлек ясалган. Югары сыйфатлы орлыклар сатып алынган. Һәр гектарга 100әр килограмм исәбеннән ашлама кушып чәчелгән көзге культуралар. Ләкин, кызганычка каршы, нәтиҗә генә көтелгәнчә булмады. Табигать аяусыз үз төзәтмәләрен кертте. “Бортас” агрофирмасындагы уҗымнарның 63 процентын хәзер бозарга туры килгән. Әле ярый үзләре алдан запас орлыклар туплап куйган булганнар. Ә бит республикада страховка фонды булмаган байтак хуҗалыкларга  үлгән уҗым мәйданнарына яңадан чәчү өчен орлык табу проблемага әйләнде. “Бортас” агрофирмасында исә киресенчә, үзләренең барлык мәйданнарын чәчеп чыгу гына түгел, күршедәге башка хуҗалыкларга да биргәннәр орлыкны.

Тулаем алганда, “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте идарәсенә караган барлык агрофирмаларда 21 меңъярым гектар мәйданда чәчелгән булган уҗымнар. Аларның яртысы үлгән. Зур югалту әлбәттә, икътисадый яктан шактый чыгымнар... Шуңа да карамастан,  һәлак булган барлык уҗым кырларын язын яңадан эшкәртеп, кабаттан сыйфатлы итеп чәчеп чыга алдылар “Татагролизинг” хуҗалыкларында. Инде бу яңгырлар да шифасын биреп, мул уңышка өметләрне ныгыта.