Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 31 июленә Татарстан Республикасы буенча бөртекле культуралар 133,5 мең гектар мәйданда суктырылган, бу планнан 9% тәшкил итә. Тулаем җыем – 404,4 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 30,3 ц/га.
Узган тәүлектә Татарстанда 30,3 мең га мәйданда 90 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән Чистай районында – 2 мең га, Буа районында – 1,98 мең га, Спас, Тәтеш районнарында – 1,5 меңәр га, Алексеевск, Сарман, Чүпрәле районнарында – 1,3 меңәр гектар.
Уңдырышлылык югары булган районнар арасында: Зәй – 41 ц/га, Балтач – 38,5 ц/га, Сарман – 38,2 ц/га, Актаныш – 37,8 ц/га, Азнакай – 36,4 ц/га, Кукмара – 36,1 ц/га, Әлки – 35,1 ц/га.
Республика игенчеләре көзге арыш, көзге бодай, арпа, техник культуралар суктыралар. Бүгенге көнгә көзге арыш 12,6 мең га 33 мең тонна суктырып алынган, уртача уңдырышлылык – 26,2 ц/га. Көзге бодай 118,1 мең га мәйданда 364,9 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – 30,9 ц/га. Арпа 1,6 мең гамәйданда 4,4 мең тонна җыеп алынган, уртача уңдырышлылык – 27,8 ц/га.
Бөртекле культуралар Татарстанның барлык районнарында диярлек җыела. Бүген игенчеләрнең төп бурычы – һәр матур көннән мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калу.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

