15 Мая 2021

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Яңа Чишмә районында булды. Аны район башлыгы Вячеслав Козлов озатып йөрде.

«Савельев А.А.» КФХ басуына килеп җитүгә, ул авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, анда районның үсеше һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алыштылар.

Чәчү эшләре барышы турында Вячеслав Козлов сөйләде.

Сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә – барлык чәчүлек мәйданының 94 %ы чәчелгән, хәзер соңрак өлгерә торган культураларны чәчү бара. Һәлак булу сәбәпле 2,5 мең гектарга якын көзге культураларны яңадан чәчәргә туры килгән. Быел күп хуҗалыклар шактый күләмдә минераль ашламалар керткән. Тулаем район буенча гектарга 74 килограммга якын файдалы матдә тупланган булган. Хуҗалыкларның машина-техник паркы да яңартылган. Хәзер хуҗалыклар чәчүлекләрне яфрактан тукландыралар, үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау чараларын күрәләр.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, район кырлары һәр җирдә яхшы эшкәртелгән, шытымнар әйбәт чыккан, әмма коры һәм эссе һава туфракны киптерә, шуңа күрә дым кими бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы культураларны агроиминләштерүнең мөһимлеге турында искәртте, чөнки корылык булырга мөмкин. “Бу безнең республика өчен актуаль, без хәтәр игенчелек төбәгенә керәбез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында вице-премьер аграрийларга дәүләт ярдәме чаралары һәм субсидияләр турында сөйләде. “Гамәлдәге барлык программалар да саклана, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек тотучыларга да субсидияләр булачак”, - диде ул.

Эш сәфәре ахырында Марат Җәббаров аграрийларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын һәм мул уңыш җыеп алуга ирешүләрен теләде.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы