24 Декабря 2019

Яңа Ел – могҗизалы бәйрәм бит ул. Питрәч районындагы “Шатлык” социаль приютында яшәүче балалар һәм яшүсмерләрнең дә кайбер хыял-теләкләре тормышка ашты.

         Әлеге приютта төрле сәбәпләр аркасында әти-әниләреннән аерылып, гаилә җылысыннан нәүмизләнеп  калган 25 бала яши. Приют директоры Резидә Хәлилова аңлатуынча, күпчелек балалар социаль ятимнәр. Әти-әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр дә шактый. Тормышта әле ныклап аяк басарга да өлгермәгән бу нарасыйлар, кызганычка каршы, инде байтак михнәт-хәсрәтне татырга, кырыс чынбарлыкның шактый авырлыкларын, гаделсезлекләрен үзләренең эчкерсез йөрәкләре аша үткәрергә өлгергәннәрдер шул... Бала бала инде ул. Алар да, барыбер чиста, самими күңелләре белән могҗизалар туа торган Яңа Ел бәйрәменә, Кыш Бабайга үз өметләрен баглыйлар.  Шул өметләр белән алар үзләренең теләкләре турында Кыш Бабайга хат язалар.

“Быел безнең Кыш бабабыз “Татагролизинг” җәмгыятенең генераль дтректоры – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Җиһаншин Азат Илдус улы булды”, - ди Резидә Хәлилова. - “Алдан безнең  – приют җитәкчелегенең үтенечен башкарып, йортыбызны матур капкалы итте. Юкса, капкабыз җимерелгән иде. Ә хәзер һәр балага үзләре теләгән бүләкләрне өләшеп куандырды”.

“Яңа елда якты хыяллары тормышка ашсын, алга таба яхшылыкка өмет чаткылары күңелләрендә сүрелмәсен!” – дип “Татагролизинг” җәмгыятенең генераль дтректоры – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин бүләкләр белән бергә балаларга изге теләкләрен җиткерде.

Балаларның өлкәнрәкләре бүләккә смартфоннар теләгән булган икән. Алар төргәкләрне сүтеп, яңа телефоннарын өйрәнә дә башладылар. “Әби-бабама, әниемә шалтыратам!” – дигән җаваплар ишетелде алар авызыннан. Әлеге нарасыйларның шалтыратуларын, җан авазларын әти-әниләре дә ишетсеннәр иде инде...