«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Грантларның гомуми суммасы – 90,6 млн. сум, шуннан 52,5 млн. сумы федераль бюджеттан (58%) бирелде.
Конкурста катнашуга заявка биргән 59 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 22 муниципаль районнан 40 КФХ грантларга ия булды. Иң күп җиңүчеләр Азнакай һәм Яңа Чишмә районнарыннан - 4әр КФХ. Грант алучыларның күпчелеге терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар, шулардан 12 – сөтчелек юнәлешендә - 470 баш сыер, 9 – эре мөгезле терлекләр симертү буенча - 525 баш, 1 – кошчылык буенча - 42 мең баш, 1 – ат үрчетү буенча - 40 баш, 1 – кәҗәчелек буенча - 150 баш.
Шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча 6 проект (969,9 га), җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча 5 проект, яшелчәчелек буенча 3 проект, бәрәңгечелек һәм балыкчылык юнәлешләре буенча 1әр проект гамәлгә ашырылачак.
Программа шартлары буенча грантның һәр миллион сумы чикләрендә 1 өстәмә эш урыны булдырылырга, шулай ук продукция җитештерү күләме елга кимендә 10 процентка артырга тиеш.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

