6 Марта 2020
Безнең кадерле әниләребез, хатыннарыбыз, кызларыбыз, гүзәл туташларыбыз! Коллективыбыз исеменнән Сезне әлеге якты бәйрәм – 8 март халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сезнең тормышыгызда иң гүзәл бакчалар чәчәк атсын, күңелегездә һәрчак яз булсын һәм хәятегез бәхетле хис-кичерешләрдән тулып торсын. Сәламәт булыгыз, бәхетле һәм сөекле булып яшәргә язсын! Сездән башка безнең тормыш күңелсез, караңгы һәм уңайсыз булыр иде. Шуңа да, янәшәбездә Сез булуга ихластан шатбыз. Бәйрәм белән Сезне!!!
Видео