26 Марта 2019
Православие посты һәм дуңгызчылык арасында нинди элемтә бар? Беренче карашка ул юк. Асылда, ит продукциясен сату бу бөек вакыйга белән турыдан-туры бәйле, чөнки пост вакытында христианнар терлектән ясалган ризык кулланудан тыелырга тиеш. Ихтыяҗ һәм бәясе, шуңа бәйле рәвештә, кими.

Менә хәзер дә дуңгызның килограммы (тере авырлыкта) 88 сумга кадәр арзанайды.«Ялтау» дуңгызчылык комплексы белгечләре белдергәнчә, Лениногорск районында, пост тәмамлангач, ит бәясе 120 сумга кадәр артырга мөмкин. Бәяләр артуга шулай ук бакча сезоны, шашлык табигать кочагында да ярдәм итә. Ихтыяҗ кимүгә карамастан, «Татагролизинг» акционерлык җәмгыяте бүлекчәләрендә - «Ялтау» дуңгызчылык комплексында җитештерү күрсәткечләре арта. Тәүлеклек уртача артым 550 грамм тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, дуңгыз ите 5 процентка күбрәк җитештерелгән. Бүгенге көндә «Татагролизинг» АҖ «Ялтау» агрофирмасында 14 мең 300 баш дуңгыз асрала.